31 август 2016 яңалыклары
-
Акбаш авылында урам бәйрәме узды
30 август көнне "Урам бәйрәме" үткәрелде. Бәйрәм төрле уеннар һәм җыр бию белән үрелеп барды. Килгән кунакларны тәмле чәй белән сыйладык.
-
Урыссу бистәсенең яңартылган юлларында яңгыр сулары канализациясе сафта
Район халкы һәм аның кунаклары Урыссу урамы юлын үзгәртеп ясау буенча башкарылган күләмле эшләрне лаеклы бәяләде: бу юл бүген бөтен таләпләргә дә туры килә.
-
Ютазы районы алдынгыларын үз һөнәрләренә тугрылык бизи
Мәүзир ил табынын баета Бәйрәкә авылында кайсы гына урып-җыю эшләре Мәүзир Латыйповтан башка уза микән?! "АгроМир" җәмгыятендә генә түгел, бөтен район механизаторлары арасында елның-елында беренче урында баручы Мәүзирне үзгәрмәс лидер дип кыю рәвештә әйтергә була. - Һәр ел үзгәлеге белән аерылып тора. Бер елны койма яңгырлар игенчелек эшенә аяк чалса,...
-
Урыссулы хатынына пычак белән янаган
Егерме дүрт яшьлек урыссулыга хатынын куркытырга теләгәне өчен җинаять җаваплылыгы яный.
-
Яссытугай авылында яшәүче ханым каз чәлдергән
Яссытугай авылында гомер итүче бер ханым кош-корт асырап интекмичә, аны урларга гына уйлаган.
-
Ютазы районының юбилеена багышланган китап дөнья күрде
Кулларыбызда Ютазы районының 25 еллыгы уңаеннан иҗат ителгән китап. Аның һәр битендә туган җиребез тарихы, элек эшләгән һәм бүген дә халыкка хезмәт күрсәтүче предприятие һәм оешмалар эшчәнлеге, төрле өлкәдә эшләп, киң танылу тапкан, абруй яулаган шәхесләр, кызыклы һәм гыйбрәтле язмышлар...
-
Урыссуның "Истоки" ветераннар хоры казакъ җырлары һәм биюләре фестивалендә чыгыш тотты
"Истоки" ветераннар халык хоры күптән түгел яңа сыйфатта - казакъ җырларын башкаручылар буларак чыгыш ясап карады һәм бу катлауның мәдәният белгечләре тарафыннан югары бәяләнде.
-
Урыссу халкы игътибарына: ике контурлы казан куйганга ташлама бирелә
Татарстанда торак йорт һәм коммуналь уңайлыклар өчен түләгәндә халыкка социаль ярдәмнең өстәмә чараларын күрсәтүгә нигезләнгән республика Министрлар кабинеты карары шәхси җылыту системасына күчкән гражданнарның аерым категориясенә дә өстенлекләр бирә. Ильмира ГАЛИЕВА Бу көнгә кадәр торак-коммуналь уңайлыклар өчен 50 процент ташламага ия булган хезмәт ветераннары, Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм катнашучылары,...
-
Ютазы районының киновидеоучреждение хезмәткәрләре үз заллары булуын тели
Бөек кинодан заманчасына кадәр шактый дәвер үткән. Зәңгәр экран кадрларындагы вакыйгалар миллионлаган тамашачы карашын үзенә бәйли. Юкка гына әлеге сәнгать артында 27 августта үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп узучы тугры хезмәткәрләр тормыйдыр.