Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин

Элеккеге корылмалар күп нәрсә сөйли

Район авылларындагы яшәешне күргәч, зурмы ул авыл, әллә кечкенәме, аерма юк, бары тик андагы тормышта  иске белән яңаның ничек ярашып яшәвен күреп, гаҗәпләнеп куясың.

Җир һәм күк, вертикаль һәм горизонт, инь һәм янь, үткән, бүгенге һәм киләчәк... Яссытугай авылында узган гасырда төзелгән үзенчәлекле  корылмаларга күз салыгыз әле. Аларга без очраклы рәвештә, яшь белгеч өчен төзелүче йорт нигезен эзләгәндә тап булдык. Бүрәнәләрдән өелгән келәтләр, нигезе исә элекке ташлардан тезелгән. Әле тагын подвал-баз да бар. Еллар шаукымын сеңдергән бу  корылмаларда, әйтерсең лә, вакыт туктап калган. Инде әлеге бураны  күтәргән, нигезләрен өйгән оста күптән фани дөньяда юктыр, ә аның хезмәт җимешләре әле һаман җир йөзендә яшәвен дәвам итә. Алар янәшәсендә исә заманча корылмалар - матур, якты, ныклы... Ләкин әлеге искереп барган йортлар тыйнак, шул ук вакытта мәһабәт күренешләре белән үзенә җәлеп итә. Ирексездән, сорау артыннан сорау туа. Безнең ата-бабаларыбыз ничек яшәгән? Кибеткә алар көндәлек кирәкле әйберләр – тоз, шырпы, сабын алырга гына йөргәннәрме?.. Ит (җәй көне аны тозлаганнар, ул, мөгаен, шул ук подвалларда, кар базларында саклангандыр),  яшелчә, киптерелгән җиләк-җимеш, икмәк пешерү өчен он – барысы да келәтләргә куелган. Әлбәттә, бу корылмалар - ачык һавадагы музей түгел. Алардан әле дә файдаланалар.

Биредә без сөйкемле генә өлкән яшьтәге апаны очраттык. Үзен Мөслимә Галиева дип таныштырды. Ул әлеге корылмаларның берсенең хуҗасы да булып чыкты. Ихлас, ачык йөзле, киң күңелле. Аңардан шулкадәр ягымлылык бөркелә (безнең сайттагы видеоны карый аласыз)!  Мөслимә апа яшендәге башка кеше, мөгаен, сәламәтлегеннән зарланып, төшенкелеккә бирелер иде. Ә ул, киресенчә, бакчасын карауда ярдәм итүчеләрне дә, янәшәдәгеләрне дә мактап туя алмый, һәр туган таңга сөенә. Ул әле безнең район гәзитенең даими укучысы да икән. Ә безнең эшебезне бәяләүчеләр – алар безнең фикердәшләр дә!  Үз янәшәсендә яктылык тудыра белүче Мөслимә апага бары рәхмәт сүзләрен генә җиткерәбез.

Ютазы сездә нинди хисләр тудыра? Зур, ямьле, спорт яратучы, ныклы белем бирүче мәктәбе булган, күпмилләтле - бу төшенчәләр авылга бирелгән бәяләмәнең тулы исемлеге түгел. Киң урамнар, тар тыкрыклар, эссе көннәрдә кызудан, зәмһәрир салкыннарда суктан саклаучы наратларга, күп фатирлы йортларның яңартылган ишегалларына, төсле матур түбәләргә сокланып йөргәндә, күңелгә шундый уй килә: их, кемне дә булса очратырга иде.

Бары тик сорар өчен, гафу итегез, бу йортны ничек табарга?.. Я, ярар, кешегә кеше очрамый тормый, берәрсе очрар әле. Менә монда борылсак, ничек булыр икән? Каршыда гадилеге белән үзенә тартып торган йорт. Гөмбәзе күккә күтәрелгән мәһабәт манара янында шундый тыйнак булып күренә. Уйлар, уйлар... Әһә, кемдер килә түгелме? Галия Гәрәева, таягына таянып, кибеткә барырга чыккан. Сөйләшеп киттек. Ул да безнең даими укучыбыз булып чыкты. Өлкән яшьтәге апа-абыйлар район үсешенә битараф булмаулары, аның тормышы белән кызыксынып торулары белән соклану хисләре уята.

- Мин егерме ел саклык банкында һәм шул кадәрле үк азык-төлек кибетендә эшләдем. 50 килограммлы капчыкларны җилкәбезгә күтәреп ташый идек. Шулай булгач, сәламәтлек каян булсын инде? Район гәзитен укыйм, ничек инде укымаска? Нәрсә турында укыйммы? Барысын да укыйм - кешеләр, авыл хуҗалыгы турында,  - ди Галия апа.

Менә шулай, ике төрле авылдан ике хатын-кыз. Аларның икесен дә ачык йөз, бер районнан булу, таныш түгел кеше белән чын күңелдән сөйләшү теләге берләштерә. Әйе, елдан-ел авыл урамында кешеләрне очрату кыенлаша бара. Әнә шулай очраклы гына очратасың да, ихластан сөенеп куясың: ни әйтсәң дә, үз кеше, якташың бит!

https://youtu.be/i8r5S43AVZM

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X