Район мәдәният йортында әхлакый темага багышланган "Рухи кыйммәтләребезне - халыкка" театраль постановкаларның халыкара мөселман бәйгесе узды.
Бәйгедә дүрт район - Баулы, Бөгелмә, Лениногорск һәм Ютазы коллективлары катнашты. Район мөхтәсибәте башкарма комитеты белән берлектә оештырган бәйгенең район этабында беренче урын яулаган Урыссу гимназиясе коллективы безнең район обруен яклады.
Һәрбер халыкның үз милли йолалары һәм традицияләре бар. Аларның күпчелеге борынгы заманнан ук килә. Татар халык йола һәм гореф-гадәтләре яшәвен дәвам итә, чөнки аларда халыкның йөрәк җылысы саклана. Ислам кануннары белән үрелеп, алар табигатькә, борынгы бабаларыбызның гореф-гадәтләренә, бер-беребезгә рәхмәтле булуга, хөрмәт итү хисен тудыра. Борын-борыннан татарлар гаилә тормышын Коръән һәм Шәригать кануннары нигезендә төзегәннәр. Күпчелек рәвештә нәкъ менә дин татар мәдәниятен, татар культурасын формалаштыруга этәргеч булып тора. Иман һәрвакыт берләштерә торган боҗра булган, ул халык өлешенә төшкән авырлыклар каршында бердәм булырга ярдәм иткән. Дин рухи кыйммәтләрнең югалуына юл куймый, бу исә җәмгыятьнең яшәү нормасы булып тора.
Беренче ике район тамашачылар һәм компетентлы жюри игътибарына никахның театрләштерелгән кызыклы йолаларын тәкъдим итте. Татарларның туй йолалары шулкадәр төрле, алар турында хәтта бер газетада сөйләп бетерерлек түгел. Шуның өчен дә үзешчән сәнгать артистлары никах мәҗлесен күрсәтү белән чикләнделәр, монда мулла тиешле дога белән ачылган никахлашу ритуалын үтәде. Мулла дога кылганнан соң, никах гамәлгә кергән булып исәпләнде. Моны лениногорскилылар һәм баулылар күрсәтте.
Әмма калган ике коллектив чыгышы иң тасвирлы, тулы һәм төгәл булды, алар исем кушу йоласын күрсәттеләр. Башка халыклардагы кебек үк, татарларда балаларның дөньяга килүе һәм никахлашу йоласы төп вакыйгалар булып саналганнар. Бала тууга багышланган бәйрәмгә ирләрне хатын-кызлардан аерым чакырганнар. Бала туу йоласы нинди соң ул? Мендәрдә ятучы баланы туганнары һәм якыннары каршында муллага китерәләр. Дин әһеле ата-анадан баланың исемен сорый. Шуннан соң мулла баланың аякларын Кәгъбәгә каратып, дога кыла. Соңыннан ул: "Синең исемең ... булсын" дип өч тапкыр әйтә һәм бала исемен атый. Һәрбер кунакка май һәм бал бирәләр. Сыйны алып, кунак подноска бүләк акчасын куя. Бөгелмәлеләр турыдан-туры шушы йоланы күрсәтте. Урыссу гимназиясе коллективы исә исем кушу йоласына гына кагылып калмады, әлеге йолага кагылышлы ике күрше арасындагы балага исем кушуның нечкәлекләрен ачкан сөйләшүне дә күрсәтте. Нәкъ менә шуның беләндер, күрәсең, үзешчән гимназия артистлары өстәмә ике балл алды да инде. Шулай итеп, алар җиңүчеләр булып финалга чыктылар. Бөгелмәлеләр икенче урынны алды.
Нет комментариев