Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин

Ислам дине кабул ителүгә – 1100 ел

Мөхтәрәм шәхесләрнең тамыры ерак тарихка барып тоташа

Кәрәкәшле авылының татар дөньясында тоткан урыны зур. Илебездә генә түгел, чит кыйтгаларда танылу алган мөхтәрәм шәхесләрнең тамырлары авылның ерак тарихына барып тоташа.

Миләүшә КӘРИМОВА

XVIII гасырда барлыкка килгән, быел үзенең  265 еллык тарихын билгеләүче Кәрәкәшле авылында гыйлемгә омтылыш тирәннән килә. Тумышы белән хәзерге Лениногорск районыннан булган Харрас Фәрхетдиновның бу өлкәдә өлеше чиксез. Харрас хәзрәт авылда 1892 елны төзелгән икенче мәчеттә мулла вазифасын башкарган. Үзенең белемлелеге, зирәклеге, кешелеклелеге белән аерылып торган дин эшлеклесе ярлыларга, ятимнәргә карата да миһербанлы булган. Тарихта шундый мәгълүмат саклана: Харрас хәзрәтнең бертуган апасы Гайшә һәм җизнәсе, Әхмәткәрим Туйкиннарның  ятим калган уллары Фазылны тәрбиягә алган. Киләчәктә бар татар иленә билгеле булачак шәхес – драматург, шагыйрь, фольклорчы, мәгърифәтче Фазыл Туйкинга башлангыч белемне Харрас мулла биргән. Мулланың гарәп телендә зур төгәллек белән, каллиграфия кагыйдәләрен үтәп  язган кулъязмалары Кәрәкәшле туган як тарихын өйрәнү музеенда бүген дә саклана.

Харрас Фәрхетдиновның авылдагы белем күтәрелешенә керткән тагын бер зур өлеше – күренекле татар хатын-кызы, Томскида “Сибирия” гәзитендә эшләп, татар кызларына аң-белем таратучы, аларның “күзләрен ачучы” журналист Фатыйма-Фәридәгә, аның әти-әнисенә Кәрәкәшледә сыену урыны табуы. 1907 елда бирегә күченеп килгән Мортаза ага гаиләсе заманында Гаяз Исхакый, Фатих Әмирхан кебек шәхесләр белән яхшы аралашкан зыялы гаилә була.  Фатыйма-Фәридә Ваһапова-Нәүрүзова Кәрәкәшлегә килеп төпләнү белән мөгаллимлек итә, кыз балаларга белем бирә башлый.

Гомумән алганда, авылда барлыгы өч мәчет һәм алар карамагында эшләүче мәдрәсәләр була. Мәдрәсәләрнең икесе ир балаларга, берсе кызларга дини гыйлем бирә. Беренче ирләр мәдрәсәсендә тумышы белән Баулыдан булган Риза казый, аннары Миргали Нигъмәтуллин, Гарифулла мулла укыта. Икенче ирләр мәдрәсәсендә Таһир мулла мөгаллимлек итә. Кызлар мәдрәсәсендә үз чорының алдынгы карашлы кешеләреннән саналган Нуретдин мулланың хатыны Газизә абыстай, Бәйрәкә авылыннан Маһидә абыстай белем бирә.

Авылда беренче мәчетнең 1878 елда ачылуы билгеле, әмма әлеге һәм өченче мәчет турында тулы тарихи мәгълүматлар сакланмаган. Революциядән соң  ил буенча алып барылган вәзгыять булган мәчетләрнең дә җимерелүенә китергән, дин гыйлеменә балта чапкан. Ләкин бернинди гасыр җилләре дә кешенең күңел төпкеленә яшерелгән Аллаһка ышану хисен юкка чыгара алмаган.

Үзгәреш җилләре исә башлагач, илебездә бер-бер артлы мәчет диварлары күтәрелә, күккә ашкан манараларда ярымайлар балкый башлый. Кәрәкәшледә мәчет соңрак – 2009 елда үз эшен башлап җибәрә. Аны төзүдә төп иганәче булып Илһам Хафизов тора, шулай ук эшмәкәрләр, осталар, авыл халкы зур өлеш кертә. 2009-2011 елларда “Ак мәчет”тә имам вазифасын Кәбир Ибраһимов, 2011-2014 елларда Рамил Гайнуллин, 2014-2016 елларда  Нәсыйх Миннушин башкарды. 2016 елдан бүгенге көнгә кадәр авылның имам-хатыйбы - Ислам Җәлилов.

Кәрәкәшле җирлегенә керүче Салкын Чишмә авылындагы мәчет рәсми рәвештә, тантаналы төстә 2001 елда үз ишекләрен ача. Аның тәүге имам-хатыйбы итеп Әсгать Галиев билгеләнә. Ул 2001 елдан 2008 елга кадәр биредә имам вазифасын башкара. Әсгать ага вафатыннан соң мәчеткә аның исеме бирелә. 2009-2011 елларда Рамил Гайнуллин, 2017 елдан бүгенге көнгә кадәр Дамир Мөхәммәдиев имам-хатыйп вазифасын үти.

Дус-тату гомер кичерүче әлеге авылларда күркәм дини чаралар, гаетләр даими уздырыла, халык әби-бабалардан килгән гореф-гадәтләрне, йолаларны үтәргә һәм сакларга тырыша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев