Ислам дине кабул ителүгә – 1100 ел
Тарихы 16-17 гасырларга барып тоташучы Бәйрәкә - гореф-гадәтләрне хөрмәт иткән, үткәненә сак караган, аны саклау юлында зур эшләр башкарган авыл.
Мәчетләр тарихы, гадәттә, илдә алып барылган сәясәт белән турыдын-туры бәйле. Явыз Иванның чукындыру сәясәтеннән соң бихисап мәчет-мәдрәсәләр җимерелсә дә, ата-бабаларыбыз үз динен ташламаган. Чукындырудан качып, Казан ягыннан Бәйрәкәгә килеп урнашкан типтәрләр дә гореф-гадәтләрне саклап калган. 17 гасыр башында ук әлеге җирлектә мәдрәсә булган, уку гарәп телендә алып барылган. 1756 елда, Екатерина патшаның мәчетләр төзү турында указы басылып чыккач, халык инде курыкмыйча мәчет төзүгә керешкән. Авылның югары очында, каен урманы эчендэ кечкенә агач мәчет булган. Аның түбәсе кабык белән ябылгангамы, халык ул очны “Кабык мәчет мәхәлләсе” дип йөрткән, анда Сөбханкол мулла балаларга белем биргән. Указ чыккач, бәйрәкәлеләр бу мәчет урынына агачтан зур мәчет салган. Ул өч таганлы агачтан орып куелган, 4 кечкенә бүлмәле, авылның иң беренче мәчете булган.
Тулырак – “Ютазы таңы” гәзитендә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев