Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин

Ютазы район башлыгы барлык мөселманнарны Корбан бәйрәм белән котлады

Ютазы район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин Ютазы авылы мәчетендә гәет намазы укыды.

Корбан бәйрәме хөрмәтенә тантаналы вәгазьне мәчет имамы Ансар хәзрәт Раянов үткәрде.

Вәгазьдә Ансар хәзрәт яман сүз зарарлыгы темасына кагылды һәм ялган хәбәрләр, тикшерелмәгән мәгълүмат таратудан тыелырга, үзара аңлашу һәм килешүдә яшәргә чакырды, тынычлык урнашуын, барлык якташларыбызның да исән-имин кайтуын теләде.

Шулай ук бәйрәм намазы вакытында район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин райондашларны Корбан бәйрәме белән котлады.

«Бу изге бәйрәм бөтен дөнья мөселманнары тарафыннан билгеләп үтелә һәм иманга бирелгәнлек, тугрылык, шулай ук шәфкатьлелек һәм хәйриячелек символы булып тора, — диде ул. — Корбан бәйрәме безгә иганәчелек һәм рухилыкның тормыштагы мөһимлеген, шулай ук гаилә һәм җәмгыятьнең әһәмиятлеген искә төшерә. Бу бәйрәм сезгә шатлык, мәхәббәт, иминлек китерсен, яшәешне яктылыкка, игелек нурына баетсын. Аллаһ рәхимлеге сезгә ел дәвамында юлдаш булсын, йөрәкләрне иман һәм өмет хисе белән тулыландырсын».

Корбан бәйрәм белән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев