Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин

Ютазы халкы Ураза бәйрәмен каршы алды

Изге Рамазан ае тәмамланган көнне барча район мәчетләрен Ураза бәйрәме нурга күмде

Район авылларында унбер мәчет һәм Урыссу бистәсендә ике мәчет эшләп килә. Район халкы, изге Рамазан ае барышында якты көн дәвамында ураза тотучылар, ризыктан һәм судан тыелу вакыты тәмамлану шатлыгын уртаклашу форсатына ия булды. Урыссудагы «Мәхмүт» мәчетендә бәйрәмгә килгән мөселманнарга район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин да кушылды. Мәчетнең имам-хатыйбы Ильяс хәзрәт Зиннәтуллин күркәм гадәт буенча залда җыелган мөселманнарга гади һәм аңлаешлы вәгазь белән мөрәҗәгать итте. Аның мәгънәсе беренче карашка бик гади сыман. һәркайсыбыз бу җиргә вакытлыча гына килгән. Димәк, көндәлек эш, ыгы-зыгыда үз җаныбыз сафлыгын саклау турында онытмау, хәзерге вакытта исән-сау булган ата — аналарыбызны хөрмәтләү, бакыйлыкка күчкәннәрне ихтирам белән искә алу зарур.

— Мөхәммәд пәйгамбәр кеше җанын беркайчан да картаймаслык итеп барлыкка китерде,-дип ассызыклады Ильяс хәзрәт Зиннәтуллин, — җан үлми, картаймый, юкка чыкмый. Җан кешенең җирдәге тормышы тәмамлангач та үз юлын Галәмдә дәвам итә, бары тик башка төсмергә генә ия була. Шуңа күрә әлеге хакыйкатьне истә тоту бик мөһим. Физик гәүдәңне кайгырту, көнүзәк проблемаларны һәм матди якны хәстәрләүдән тыш, яшәеш фанилыгын, һәрберебез фанилыгын истә тотарга кирәк. Бары тик Җаныбыз гына үлемсез. Тупасланырга, нечкә сизгерлеген югалтырга юл куймыйк, сак булыйк. Аллаһы Тәгаләгә ялварыйк, дога кылыйк, күңелебез белән игелеккә, яктыга омтылуны сорыйк…

Район башлыгы, якташларны бәйрәм белән котлап, һәммәсенә сәламәтлек, иминлек теләде, район тормышындагы мөһим мәсьәләләргә тукталды. 

— Райондагы көндәлек бурычларны хәл итү белән беррәттән, — дип билгеләде Аяз Шәфыйгуллин, — җитәкчелек өчен махсус хәрби операциядәге якташларга ярдәм итү беренче чиратта кала. Район халкы, предприятие-оешмалар гуманитар йөк әзерләүдә һәм җибәрүдә әүдем катнашып кына калмый, финанс ярдәме дә күрсәтә. Тыныч күк, төрле конфессия һәм милләт вәкилләренең үзара сыешып, тату яшәве бүген һичкайчан да булмаганча мөһим. Шуңа күрә бүген кылган догаларда һәрберебез күптән көтелгән тынычлыкны, Туган ил чакыруы буенча киткән улларыбызны исән-сау кайтаруын сорап, Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать итәбез.

Бәйрәм вәгазе Коръән сүрәсен уку һәм намаз белән тәмамланды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, өлкәннәр белән беррәттән намазга балалар да басты. Бәйрәм тәмамлангач, сабыйларга кечкенә бүләкләр дә тапшырылды. Моннан тыш, күптән килгән гадәт буенча, мәчет хәйрия чарасы сыйфатында Урыссу бистәсендә гомер кичерүче мохтаҗлар, башлыча олы яшьтәге ялгыз авылдашлар өчен пылау әзерләүне оештырды. 

«Мәхмүт» мәчетенә килүчеләр бер-берсенә ныклы иман, сәламәтлек, өстәлләрдә икмәк, тату гаилә, саф уйлар, бәхет тулы йөрәк, олысына-кечесенә лаеклы тормыш теләп аерылышты. Изге теләкләр һичшиксез тормышка ашыр, дигән ышанычта калды бәйрәмгә килгән халык.

Роза Искәндәр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев