«Изге Болгар Җыены» «КазанФорум-2026» программасына кертелде
Идел буенда Ислам динен кабул итүгә багышланган «Изге Болгар Җыены» быел 17 майда узачак.
2026 елда бу бәйрәм Казанда узачак "Россия – Ислам дөньясы" XVII халыкара икътисади форумының мәдәни чаралары кысаларында үткәреләчәк. Форум 12-17 май көннәрендә оештырыла. Бу турыда ТР Мәдәният министрлыгы хәбәр итте.
Чарада Татарстан җитәкчелеге, Россия төбәкләреннән килгән делегацияләр, төрле төбәкләрнең һәм чит илләрнең Диния нәзарәтләре вәкилләре, шулай ук мөселман җәмәгатьләре катнашыр дип көтелә.
Бәйрәм программасы иртәнге 9:00 сәгатьтә Истәлек билгесе янындагы концерт белән башлана. 10:45 сәгатьтә төп сәхнәдә махсус пролог күрсәтеләчәк, ә 11:00 сәгатьтә 922 елда Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә багышланган "Изге Болгар Җыены"ның рәсми ачылышы булачак.
12:00 сәгатьтә Җәмигъ мәчетендә җәмәгать белән бергә өйлә намазы укылачак. Аннары, 12:30 сәгатьтә, төп сәхнәдә татар артистлары катнашында концерт башлана.
Бөтен көн дәвамында, 08:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр, Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгында төрле күргәзмәләр эшли.
Болгар цивилизациясе музеенда кунаклар "Нәфислек коллекциясе" (фаянс һәм фарфор савыт-саба), "Рәсем сәнгате симфониясе", 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы чорындагы күкрәк тамгалары тупланган "Җиңү бүләкләре" экспозицияләре, шулай ук "Каллиграфия сәнгате" шамаиль күргәзмәсе белән таныша алачак.
09:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр Болгар цивилизациясе музееның беренче катында "Язу тарихы" дип исемләнгән интерактив мәйданчык эшләячәк. Анда килүчеләргә урта гасыр карасының ничек ясалуын күрсәтәчәкләр һәм гарәп каллиграфиясе нигезләре белән таныштырачаклар.
09:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр кунаклар "Көрәш" милли көрәш ярышларын карый алачак.
10:15 сәгатьтә "Кече манара һәм Хан төрбәсе" архитектура комплексы янында тәүбә итүгә багышланган "Тәүбә" намазы укылачак.
Көн дәвамында барлык музей объектларына керү мөмкин булачак. Шулай ук Татарстанның халык һөнәрчелеге эшләнмәләре күргәзмәсе оештырылачак һәм аларны сатып алырга да мөмкин булачак.
https://tatar-inform.tatar/news/izge-bolgar-yeny-kazanforum-2026-programmasyna-kertelde-5922595
Фото: «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев