Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин

Район башлыгы Рөстәм Нуриев үз хисабына Ифтар мәҗлесе оештырган

Изге Рамазан аеның соңгы ун так көннәренең берсендә район башлыгы Рөстәм Нуриев дин кардәшләрен үз хисабына оештырган Ифтар мәҗлесенә дәште.

Әлеге айда акылыбыз, көчебез, малыбыз җиткән кадәр изгелек кылсак һәм Аллаһы Тәгаләгә якынайсак иде, диелгән Коръәндә. Бу көнне Урыссу бистәсенең үзәк мәчетендә авыз ачып, ахшам намазына баскан мөселманнар арасында районыбызның башка мәхәлләләреннән килгән мөслим һәм мөслимәләрне дә очратырга мөмкин булды. "Олимп" спорт комлексында корылган табын артларыннан урын алган 150дән артык кеше арасында балалар, үсмерләр дә бар иде. Мидхәт улы Рөстәм Ислаи динен зурлар, аның гореф-гадәтләрен үтәп, киләчәктә дә Кадер кичәләрен бергә-бергә үткәрергә язсын, дигән теләген ирештерде. Ифтар мәҗлесе Коръәннән сүрәләр укылып, догалар кылып тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев