Хәерле җомга көне белән, дуслар!
Пәйгамбәребез: "Бер кеше бер кавемгә (халыкка) охшаса, шул кавемнән саналыр",- дигән
Ирләрнең ялан баш булуларын вә чәч җиткереп йөрүләрен яман эшләрдән санадылар.
Чәч мәсьәләсе 133 нче хәдис шәрхендә сөйләнде, монда кабатларга хаҗәт күренми. Ирләрнең ялан баш хәлдә торулары, йөрүләре шәригать каравында мөбах(хәләл) эш икәнлеге, башларын пәрдәләп, каплап тору хакында боерык юклыгы һәркемгә билгеле булырга тиешле. Чәч җиткереп йөрүдә башка дин халкына охшаулык булса, башын кырып йөртүдә дә башкаларга охшау бар, шулай булгач берен дөрес күреп тә, икенче берен тыюда хикмәт нәрсә? Чәч хакында "Яки барысын да кырыгыз, яки барысын да калдырыгыз", дигән хәдис риваять ителә. Рәсүлүллаһ шушы сүзне әйтеп торганда чәчне үстереп йөрүдән кемнең тыярга хакы бар?
Шулай ук кайбер кешеләр үз исемен угылларына вә хатынының исемен кызларына кушуны "Иван Иваныч"ка охшаталар вә хәрам эш кебек бер гамәл итеп күрсәтәләр. Ата исеме белән угыл вә ана исеме белән кыз исемләнү хакында шәригать тарафыннан тыю юк. Ислам галимнәре арасында Мөхәммәд ибн Мөхәммәд ибн Мөхәммәдләр бик күп. 734 дә вафат булган Әймән Әбу әл-Бәрәкәтнең исеме дә 16 буынга кадәр ата-бабалары Мөхәммәд исемендәләр иде.(дәвамы бар)" (Риза Фәхретдин. "Җәвамигуль Кәлим шәрехе", 299 нчы хәдис. 1916).
Йә, Раббым, безне Синең сөекле бәндәләреңә хас сыйфатлар белән зиннәтлә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев