Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин

Киңәш- табыш

Хөрмәтле ютазылылар! Ә сез белә идегезме, барыбызга да яхшы билгеле булган яшелчә -  кыяр бихисап авыруларга каршы яхшы чара икән. 

Борынгы Римда кыярны көн дә ашаганнар, моның организмны шлаклар һәм токсиннардан чистартуын шул заманнарда ук белгәннәр. Бүген исә кыяр күбрәк артык авырлыктан котылырга теләүчеләргә киңәш ителә. Әмма бу яшелчәнең ябыктырудан тыш та бик күп файдалы сыйфатлары бар, ди белгечләр.

Кыярлар 95 процент судан тора, шуңа да аның туклыклылыгы бик түбән. Моннан тыш, әлеге яшелчәдә тартрон кислотасы бар, ә ул организмда май туплануны кисәтү сәләтенә ия. Менә шуның өчен дә зифа буй-сын турында хыялланучыларга кыярны көн дә ашау тәкъдим ителә.

Кыярның файдасы күп булсын өчен аны дөрес ашый белергә кирәк. Диетологлар яшелчәне кабыгы белән ашарга өнди, чөнки нәкъ менә яшелчәнең тышында К, А, В, С витаминнары, шулай ук тимер, калий, фосфор, бакыр һәм магний күп туплана.

Белгечләр әйтүенчә, кыяр организмда шикәр һәм холестерин күләмен киметә, кан составын яхшырта. Уңай нәтиҗәгә ирешим дисәң, яшелчәне көн дә ашау зарур. Көненә ике-өч кыяр ашасагыз, аның файдасын сизәрсез.

Моннан тыш, кыяр тән тиресен шомарта, апатия һәм депрессиягә каршы тору сәләтен арттыра, кан басымын һәм йөрәк ритмын нормага китерә. Әлеге яшелчәнең тагын бер яхшы ягы — ул хәтта бөерләрдәге вак ташлардан котылырга ярдәм итә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев