Ютазы районы яңалыклары

"Ютазы таңы" газетасы - Ютазы районы

16+
Рус Тат
Дин

Корбан бәйрәменә кадәр «Кол Шәриф» мәчете туристлар өчен ябык булачак

Казан Кремлендәге «Кол Шәриф» мәчете Корбан гаетенә әзерлек һәм бәйрәм намазы уку сәбәпле, вакытлыча туристлар өчен ябылачак. Бу хакта «Казан Кремле» музей-заповедник матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чикләү 26 майда 18:00 сәгатьтән 27 майда 8:00 сәгатькә кадәр гамәлдә булачак. Шул ук вакытта, 26 һәм 27 май көннәрендә Казан Кремленең барлык музейлары һәм күргәзмә заллары гадәттәгечә эшли.

Корбан гаете, яки Ид әл-Адха, өч көн дәвам итәчәк. Аларның беренчесе, 27 май, Татарстанда эш көне булмаган бәйрәм көне дип игълан ителде, шуңа күрә республикада майның соңгы эш атнасы кыскартылган булачак. Казан мәчетләрендә иртәнге намаз 2:15 сәгатьтә, бәйрәм вәгазе  3:15 сәгатьтә, ә гает намазы 3:45 сәгатьтә башланачак.

https://www.tatar-inform.ru/news/mecet-kul-sarif-zakroyut-dlya-turistov-pered-kurban-bairamom-6028471?utm_source=yxnews&utm_medium=desktop&utm_referrer=https%3A%2F%2Fdzen.ru%2Fnews%2Fstory%2Fd670bdae-8aae-5442-9786-4325234ec2ec

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев