Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин

Кәрәкәшле авылында – кунаклар

Бүген Кәрәкәшле авылы Рәсәйнең төрле төбәкләреннән килгән дин кардәшләребезне кабул итте.

Кунаклар - Урыссу бистәсендә Коръән укучы хатын-кызлар бәйгесендә катнашучыларны озата килүчеләр. Мөселман кардәшләребез иң элек авылның “Ак мәчете”ндә намаз укып, әрвахларга дога кылды. Аннары аларны Кәрәкәшле мәктәбе укучылары сәламләде, аларны ипи-тоз, чәкчәк белән каршылады. Туган як тарихы музеенда кунаклар  авылның тарихы, дин тормышы белән танышты, күренекле шәхесләр хакында мәгълүматлар алды. Мәдәният йортында үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның, Бөтенрәсәй мөнәҗәтләр фестивале дипломантлары булган “Мирас” ансамбле башкаруындагы мөнәҗәтләр залга җыелучылар күңеленә хуш килде. Авылның имам-хатыйбы Ислам Җәлиловның Кәрәкәшледәге мәчетләр һәм дини тормыш турындагы  мәгълүматы да эчтәлекле һәм үзенчәлекле иде.

Тулырак – “Ютазы таңы” гәзитендә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X