Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин

Мәгърифәт нуры ача һәр күңелнең байлыгын

Балачакның гүзәл бишеге булган мәктәп - сине олы тормыш юлына хәер-фатихасын биреп озатып калган, кайсы вакытта кайтып керсәң дә, газиз баласыдай юксынып көтеп алган белем йорты һәр язмышның гомер юлында юып алгысыз бер сәхифә булып тора.

Иртәгә үзенең 80 еллык юбилеен бәйрәм итәчәк Ютазы урта белем бирү мәктәбе тарихы, мөгаен, менә шул күп санлы сәхифәләрдән бөтен бер романга әверелгәндер.

Тарихлы кавем - бай кавем

Моннан бик еракта калган 1922 елда Ютазы авылында башлангыч мәктәп ачыла. Аның директоры итеп Сөләйман Миңнегали улы Кәтиев билгеләнә. 1938 елда ул урта мәктәп статусына ия була. Директор булып эшлекле һәм кешелекле булган Мирза Зәкәрия улы Рахманкулов килә. Беренче чыгарылыш туры килгән 1941 елда укучылар бер кулларына урта белем турында аттестат алса, икенче кулларына корал ала - илдә Бөек Ватан сугышы башлана. 1942 елда Рахманкулов үзе дә фронтка китә. Бик күп яуларда катнашып, күкрәгенә Кызыл Йолдыз ордены тагып туган якларына исән-сау әйләнеп кайткан фронтовик 1954 елга кадәр Ютазы халык мәгариф бүлеген җитәкли. Аның янәшәсеннән тугры хатыны, Ютазы мәктәбенең кырык еллык стажлы математика һәм физика укытучысы Миннур Шәкүр кызы Шәкүрова атлый. Бу көнне мәктәпнең беренче тарихын язган башка педагогларны да искә алмыйча мөмкин түгел. Алар - Р. Ибраһимова, С. Бикташев, А. Верясева, Даминова, Асанова, С. Кәримова, Әминова, Чернова, И. Сөләйманова, Я. Шәйхетдинова, Л. Сабитова-Тихонова.

1958 елда мәктәп яңа бинага күченә. Аның белән янәшә ашханә, остаханә, котельный, яшелчә саклау базы төзелә. 1982 елда спорт мәктәбе филиалы эшли башласа, 1983 елда мәктәп базасында тракторчы-машинистлар һәм шоферлар хәзерләү буенча Баулы училищесының филиалы ачыла.

Укыта алар тормыш дәресен

Мәктәп оешкан беренче көннән алып педагогик коллективны югары һөнәрманлыкка ия булган, үз эшен югары дәрәҗәдә үзләштергән, иң мөһиме, балаларны ихлас ярата белүче укытучылар берләштерә. Нәкъ менә шундый педагоглар гына җәмгыятькә лаеклы шәхесләр тәрбияли ала да. Һәрвакыт камилләшү өстендә эшләүче, яңалыкка омтылучы укытучылар Ринат Равил улы Фәйсханов, Рәисә Садршагит кызы Вафауллина, Гөлүзә Галимҗан кызы Шәфыйкова, Зөлфия Әхтәс кызы Гыйззәтуллина, Рәисә Усманкул кызы Вәлитова озак елларга сузылган метекле хезмәт белән үрелеп килгән тәҗрибәләрен яшь хезмәттәшләре белән уртаклашып, әле бүген дә армый-талмый балаларга гыйлем өләшә.

Күп санлы республика бәйгеләре җиңүчесе булган педагогик коллектив бүгенге көндә тулысы белән югары белемле, аларның 90 проценттан артыгы югары һәм беренче квалификацион категориягә ия.

Остазлардан осталыкка өйрәнәбез

- Ютазы мәктәбенең истәлекле датасын билгеләп узганда гына түгел, көндәлек хезмәт белән тулы көннәрдә дә үз хезмәтләре белән безгә үрнәк булып торган, кулдан тотып эшләргә өйрәткән мәктәп директорлары Фоат Абдуллович Вахитов, Камил Гали улы Шагалиев, Фәния Хәбиб кызы Әхмәтшина, озак еллар безнең белән янәшә атлаган укытучыларыбыз Римма Ахмадылла кызы Вәлиәхмәтова, Нәкыя Мансур кызы Шәрәфиева, Фәимә Насыйр кызы Хәбирова, Валентина Ивановна Захарова, Надежда Андреевна Органова, Земфира Гафур кызы Гыймаева, Марселә Идият кызы Мортазина, Җәүһәрия Фатыйх кызы Гобәйдуллина, Гөлсинә Ибраһим кызы Стенникова, Тәслимә Идрис кызы Шәрәфетдинова, Рәсимә Хафиз кызы Насыйбуллина, Спартак Салих улы Вахитов, Мәрьям Миргасим кызы Шагалиева, Рәхимә Төхвәт кызы Абдуллина, Фәүзия Исмәгыйль, Әхмәтшина, Илфа Сәгыйть Гобәйдуллина, Александра Ивановна Кривованы зур хөрмәт хисе белән телгә алабыз. Үз һөнәрләренә гашыйк булган әлеге педагоглар безнең өчен чын остазга, тугры дуска әверелде. Бүгенге көндә мәктәбебез югары казанышларга ирешә алган икән, монда аларның да өлеше саллы урын алып тора, - дип канәгатьлек хисе белән билгеләп узды мәктәп директоры Әнис Ямалетдинов.

Саннар һәм фактлар

80 ел дәвамында Ютазы мәктәбендә 4000нән артык укучы урта белем алган. Алар арасында 31 кеше мәктәпне алтын медальгә, 50 кеше көмеш медальгә тәмамлаган. Бердәм дәүләт имтиханнарында ике чыгарылыш сыйныф укучысы 100әр балл җыйган.

Врезка

Зыялы шәхесләр

Орден ияләре - М. Әхмәтов, М. Гафаров, З. Мортазин, Ф. Мәрданшин, А. Шафигуллин. Галимнәр - А. Биккулов, А. Хәнипов, З. Насыйров, И. Гайсин, К. Яхин, И. Кәтиев. Халыкара класслы спорт мастеры Р. Бакиев.

Мәктәп заман белән бергә атлый

Күпкырлы бай тормыш белән яшәүче Ютазы мәктәбе 2006 елда "Мәгариф" милли өстенлекле проект кысаларында инновацион белем бирү программаларын гамәлгә кую буенча Бөтенроссия бәйгесендә катнаша һәм бер миллион сум грант ота. 2006 елда учреждениене үстерү буенча программаны уңышлы тормышка ашырган өчен ул янәдән бер миллион сумнан артык грантка ия була. 2011-2012, 2012-2013 уку елларында мәктәп, яшь буынны тәрбияләүдә милли мәдәният гореф-гадәтләрен файдаланган өчен Каюм Насыйри исемендәге республика премиясе дипломанты була. 2012, 2014 елларда уку йорты "Дәрестән соң мәктәп" проекты кысаларында республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы грантларын ота. 2013 елдан алып республиканың авыл мәктәпләре арасында бер йөз иң яхшы мәктәпләр сафыннан атлавы да аның һәрвакыт яңалыкка һәм камиллеккә омтылу нәтиҗәсе. Өстенлекле мәктәпләр исемлегенә кергән Ютазы мәктәбе белем бирү эшчәнлегеннең нәтиҗәлелеген арттыру өстендә максатлы эш алып бара. Мәктәп директоры Әнис Ямалетдинов, физика укытучысы Станислав Филипповның Сингапурның "Educare" компаниясендә стажировка узып кайтуы да шул эшчәнлек белән бәйле.

Белешмә

Ютазы мәктәбенең матди-техник базасы даими тулыланып тора һәм ул бүгенге таләпләргә җавап бирә. Биредә 21 уку кабинеты, бай китапханә, остаханәләр, музей, ашханә, спорт мәйданчгы бар. 2014 елда мәктәп бинасына капиталь ремонт ясалды - тәрәзәләр һәм җылылык системасы алмаштырылды.

Врезка

Камил Гали улы Шагалиев, мәктәпнең элекке директоры:

- Һәр баланың күңеленә ачкыч таба белү - элек-электән үк мәктәпнең төп бурычы булды. Бүген Ютазы мәктәбендә укчыларның сәләтен ачыклау һәм аны тагын да үстерү өчен яхшы мохит тудырылуын күреп яшәү минем өчен зур шатлык.

И туган тел - и матур тел...

Ютазы мәктәбендә дәресләр рус телендә узуга карамастан, балаларда туган телгә мәхәббәт тәрбияләүгә зур игътибар бирелә. Ел саен укучылар татар теле буенча олимпиаданың республика этабында призлы урыннар яулый. Мәктәп татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олимпиада, КФУ фәннәре буенча Төбәкара олимпиада, Россия Федерациясенең дәүләт телләре буенча Бөтенроссия олимпиадасы призерларын тәрбияли.

Узган уку елында мәктәп укучылары "21 гасыр Кулибиннары" яшь уйлап табучыларның республика олимпиадасында җиңү яулый. "Яшь буын - 2016" республика интеллектуаль яшьләр форумында икенче урынга чыга. "Боз өстендә сак булам", "Без саф һава яклы" республика бәйгеләрендә беренче урынга чыккан малайлар һәм кызлар, "Сөйкемле Шүрәле" Халыкара иҗат бәйгесендә икенче урынга лаек була. "Бала - хокуклар дөньясында" республика социаль видеороликлар бәйгесеннән алар махсус бүләк белән әйләнеп кайта.

Мәктәп укучыларының Россия хәрәкәтен үстерү буенча пилот мәктәбенә әверелгән уку йорты әлеге юнәлештә уза торган чараларда да актив катнашып кына калмый, матур уңышларга да ирешә. 2017 елда мәктәп базасында "ЮНАРМИЯ" Бөтенроссия хәрби-патриотик хәрәкәте оеша.

Сиксән еллыгын күркәм уңышлар белән якынайткан Ютазы мәктәбенең зур коллективы заман белән бергә атлауны максат итеп куя - ул һәрвакыт эзләнә, иҗат итә, тагы да югары җиңүләргә йөз тота.

Врезки

Әдилә Садыйкова, 10 сыйныф укучысы:

- Сөекле мәктәбем, юбилеең белән сине! Безнең өчен эшләгән бөтен яхшылыгын өчен мең рәхмәт сиңа.

Артур Рудаков, 11 сыйныф укучысы:

- Без, 2018 елгы чыгарылыш сыйныф укучылары, әлеге шатлыклы көннең мәктәбебезнең 80 еллык юбилеена тәңгәл килүе белән горурланабыз. Искитмәле традицияләр барлыкка килгән, тирән белемле укытучылар эшли торган мәктәптә белем алуыбызга без бик шат!

Лилия Гарифуллина, Валентина Поташина:

- Әлеге тарихи дата без мәктәпне тәмамлаганга 30 ел тулу белән туры килә. Тәүге тапкыр хәреф танырга өйрәткән укытучыларыбыз Александра Ивановна Кривова, Елена Ивановна Кочкарина турында бары тик якты хатирәләр генә күңелне җылытып тора.

Карина Ганиева, КГМУның 3 курс студенты:

- Мин Ютазы мәктәбен өч ел элек диярлек тәмамладым. Мавыктыргыч дәресләрне, онытылмас кичәләрне, олимпиада һәм бәйгеләргә хәзерлек белән узган көннәрне, матур нәтиҗәләрдән күңелләрне биләп алган шатлык хисләрен бүгенгедәй хәтерлим. Нәкъ менә укытучыларның кайгыртучан мөнәсәбәте уңышсызлыкка тарыганда безне югалып калмаска, үз-үзебездә ышаныч тәрбияләүдә ярдәм итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев