Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин

Мәүлид аенда очрашу

ТР мөселманнарының диния нәзарәте рәисе Илдус Фәиз безнең районда көньяк-көнчыгыш районнарның дин эшлеклеләре һәм тирә-як районнар мәчетләре имамнары белән очрашты.

Очрашуда Татарстан Республикасы Президентының дини оешмалар белән эшләү буенча идарәсе начальнигы М. Гатин, башкарма комитет җитәкчесе ярдәмчесе С. Төхбәтуллин, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Г. Белалова, авыл җирлекләре башлыклары, Баулы, Бөгелмә шәһәрләре, районыбыз мәчетләре имамнары катнашты.
Чара Ильяс хәзрәт Зиннәтуллинның Коръән укуы белән башланды. "Җыелуыбызның сәбәбе - изге мәүлид аенда районнарда йөреп, дога кылу, мәхәлләләр эшчәнлекләре белән танышу, үзара аралашу, - дип башлады сүзен Илдус хәзрәт Фәиз. - Моннан 225 ел элек Россия территориясендә беренче Коръән китабы бастырылган. Ислам дине - көчле дин ул. Борынгы бабаларыбыз шушы динне тотканнар һәм алгарышлы тормыш алып барганнар. 1552 елдан 1917 елга кадәр дин әһелләре - муллалар, әйдәп баручылар булып, 500 ел дәвамында дәүләтне, телне саклап кала алганнар. Шушы изге Мәүлид кичәсе һәрбарчабызга яктылык, өлфәт алып килсен. Тормышларыбыз тыныч булсын. Ислам - пакъ, чиста дин. Ул әдәп-әхлакка өйрәтә һәм тәрбияли". Үз чыгышын дәвам итеп кунак, мәчетләр, мәхәлләләр муллаларына документ, ягъни шәһадәтнамә (таныклык) тапшырыла башланачагын белдерде. Бу көнне ул Ютазы районы мөхтәсибе һәм көньяк-көнчыгыш регион казые Марат Мәрданшинга, Баулы һәм Бө-гелмә районнарының ике хәз-рәтенә әлеге документны тапшырды. "Бу шәһадәтнамә дәүләт органнары белән эш иткәндә бик кирәкле документ. Шулай ук имамнарның абруен күтәрүгә дә нигезләнгән", - диде Илдус хәзрәт.
Татарстан Президентының дини оешмалар белән эшләү буенча идарәсе начальнигы Марат Гатин җыелучыларны мөбарәк Мәүлид ае белән котлады, изге теләкләрен җиткерде. Чарага йомгак ясап Көньяк-Көнчыгыш регионы казые Марат хәзрәт Мәрданшин күрше районнарның кунакчыл Ютазы җирендә очрашуы үзара дуслыкны ныгытуга, тәҗрибә уртаклашуга, киләчәктәге эшчәнлеккә ярдәм итәчәгенә ышаныч белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев