Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин

Мөселманнарны берләштерүче бәйрәм

19 августта Ураза гаете көне шактый бистә мөселманнарын Урыссудагы үзәк мәчеткә җыйды.

Ютазы районы мөхтәсибәтенең имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрданшин барлык мөселманнарны бәйрәм белән котлады, изге теләкләрен җиткерде һәм сүзне район башлыгы вазифаларын башкаручы Р. Нуриевка бирде. Рөстәм Мидхәт улы да барлык җыелган мөселманнарны зур бәйрәмнәре белән тәбрикләп, барысына да теләкләренең тормышка ашуын, бәрәкәтле гомер кичерүләрен теләде. Динебезне ныгыта торган Ураза бәйрәме кебек шатлыклы көннәрнең киләчәктә дә халыкны куандырып, кабатланып торачагына ышаныч белдерде. Урыссу үзәк мәчетенең дәгъвәт бүлеге мөдире Ильяс хәзрәт Зиннәтуллин үзенең шактый озын һәм эчтәлекле вәгазендә әлеге айның ураза тоту ае итеп Аллаһы Тәгалә тарафыннан адәм баласы яхшы якка үзгәрсен өчен билгеләнүенә басым ясады. Бу ай ашау-эчүдән тыелу ае гына түгел, рухи яктан камиллеккә ирешергә омтылу ае да булуын билгеләп үтте. Намаз укыганда, ураза тотканда, без сабырлыкка, түземлелеккә, чыдамлыкка өйрәнәбез, диде ул.
Аннары Марат хәзрәт фитыр сәдакалары бирүчеләр, ифтар ашлары оештыручылар, төрле яклап мәчеткә һәм мәдрәсәгә ярдәм итүчеләр өчен Аллаһы Тәгаләдән рәхим-шәфкать сорап дога кылды. Соңыннан җыелган мөселманнарны ураза гаете намазына басарга чакырды. Мәчеттә һәм мәдрәсәдә әзерләнгән сый-нигъмәтле бәйрәм өстәленә җыелучылар таралышканда, рәхмәт әйтеп, дога кылдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев