Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин

Мулласы нинди, мәхәлләсе шундый

Табигатьнеӊ алтын-сары тѳсләргә күмелгән мәле. 1952 елның 20 октябре... Гали абый ѳй тирәли әрле-бирле йѳренә,тәрәз турына килеп тыӊланып та ала…

 

«Ул-бу юкмы? Ничек икән хәле?» Сѳекле Зәйтүнәсе иртәдән бирле кәефсез. Йѳгертеп кенә «кендек әбисен» дә барып алып килделәр. Ниһаять…. кѳтелгән нарасый тавышы ихатаны нур белән тутырды. Сабыйга «тулы, бѳтен, мѳкәммәл килгән, hәрьяктан җитешкән» дигәнне белдерүче Камил  исеме  сайлап куелган иде инде. Алдан туган 4 туганына  кѳтелгән энекәш, соӊрак туасы ѳч туганына яраткан абыйлары булачак Камил Гали улы Абдуллин кѳзге муллык, амбарлар гәрәбәдәй эре бодай, тук арышлар белән тулган чорда дѳньяга килә. Башлангыч мәктәпне туган авылы Кече Урыссуда, ә урта мәктәпне Ютазыда тәмамлаганнан соӊ, армия сафларына алына. Хәрби хезмәтен тәмамлап кайткач, Башкортстанныӊ Октябрьский шәһәрендәге  нефтьчеләр техникумына укырга керә. Укуын бетерүгә, Себер якларына эшкә юллана, гади слесарьдан башланган хезмәт юлы нефть ѳлкәсендә җитәкче вазыйфаларына тиклем  күтәрелә. Шул елларда читтән торып Мәскәү университетында тау инженеры белгечлеге буенча югары белем ала. 40 ел эш стажы булган хезмәт ветераны Камил Гали улы, лаеклы ялга киткәнче, Лениногорск шәһәрендә Ростехнадзор ѳлкәсендә госинспектор булып эшли.Тынгысыз, тырыш хезмәтен бәяләп, 2002 елда  Рәсәй Федерациясенеӊ «Иӊ яхшы Гостехнадзор инспекторы» булып таныла. Шул елларда Лениногорск шәһәренеӊ «Ихлас» мәчетендә дини белем ала. Лаеклы ялга чыккач, туган авылына кайтып, йорт салып, бал кортлары үрчетеп, дѳнья мәшәкатьләренә күмелә.

Халык җыены карары белән 2011 елдан Кече Урыссу авылы имам-хатыйбы итеп Камил Абдуллин билгеләнә. Шушы еллар арасында  Камил хаҗи Абдуллин  авыл халкын йокысыннан уятып, могҗизалы дин дѳньясына юл күрсәтте. Абыстае Рәзинә ханым белән дин сабаклары оештырып, балаларны, ѳлкән яшьтәге ир-ат һәм хатын-кызларны үз яннарына җыюга ирешә алар. Исем кушу, никах йолалары, мәрхүмнәрне соӊгы юлга озату эшләрен җиренә җиткереп башкарган Камил хаҗига авыл халкы бик рәхмәтле.  Үзебезнеӊ авыл гына түгел, якын-тирә авыллар да авыр чакларында яки, киресенчә, шатлыклы вакыйга уӊаеннан, дини йола вазыйфасын башкарырга даими мѳрәҗәгать итеп тора.

  Ә инде тѳзелеш-ремонт эшләренә җиӊ сызганып тотынганнан соӊ, мәчетне танымаслык булып үзгәртүен сѳйләп бетермәле түгел. Мәчетнеӊ эчке-тышкы ягын заманча үзгәртеп, ир-ат залы, аерым хатын-кыз ягы, тәһарәт алу бүлмәсе, дин сабагы укытыр ѳчен әсбаплар, ишек алдында җәйге кѳннәрдә вәгазь укып, бәйрәм чоры табыннары кору ѳчен  беседкалар, машина белән килеп туктау ѳчен мәйданчык – биредә боларның барысы да бар. Быел Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уӊаеннан, балалар ѳчен ял мәйданчыгы  ихаталанып, таганнар, утыргычлар, шуып тѳшүче тау белән җиһазландырылып, 1 июньдә - Балаларны саклау һәм яклау кѳнендә, зур бәйрәм оештырылып, мәйданчык балаларныӊ шат авазларына күмелде. Башкарылган эшләрен ѳстән-ѳстән йѳгертеп кенә барлап чыктым. Зиратта  даими оештырылган ѳмәләр, тѳрле бәйрәм чараларында авыл халкын бүләкләү, балалар ѳчен җәйге лагерь, Корбан гаете уӊаеннан зур табыннар корып, бар халыкны сыйлау чаралары, саный китсәм, кәгазь бите дә житмәс. Ялкынланып, янып- кѳеп, «булсын!” диеп йѳргән  имамыбызны  Ходай Тәгалә сәламәтлектән аермасын иде.

Илсѳяр ВАЛЕЕВА, Кече Урыссу авылы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев