Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин

Җомга коймагы

Пәйгамбәребез: "Бер кеше кыз балалар белән сыналса (тәрбияләре белән мәшәкать чиксә), шул кызлар (кызлар хакындагы мәшәкатьләре) уттан пәрдә булырлар", - дигән.

"Ярлы бер хатынга Гайшә анабыз (башка бер нәрсәсе дә булмау сәбәпле) бер генә хөрмә садака итеп биргән иде. Хатын шул бер хөрмәне икегә бүлеп, ике кызына бирде дә, үзенә калмады. Гайшә бу хәлне Рәсүлүллаһка сөйләде. Үз баласы булмау сәбәпле Гайшә, ихтимал, бу хәлгә бераз гаҗәпләнгәндер. "Татымаган – белмәгән", диләр. Рәсүлүллаһ бу сүзен нәкъ шул вакытта әйткән.
Хәдис кыз балалар хакында гына. Имам Әхмәт: "Бер кешенең кызлары яки өч кыз карендәше яки ике кызы вә яки ике кыз карендәше булып та, Аллаһ ризалыгы өчен шуларны үлгәннәренә яки кияүгә тапшырылганнарына кадәр яхшы тәрбия итсә, тәмугтан пәрдә булырлар" мәгънәсендә хәдис риваять итә. Сүрака ибн Малик: "Садакаларның иң яхшысы – башка тәрбиячесе булмаган хәлдә, иреннән аерылып, үзеңә кайткан кыз балаңны тәрбияләү", дигән хәдисне риваять итә. 
Кыз балалар үстерүчеләр бу сөенечле хәбәр белән куанырга тиешле. Кайбер кыз балалар ахирәт өчен генә түгел, бәлки дөньялыкта да файдалы вә хәерле булалар". (Риза Фәхретдин. "Җәвамигуль Кәлим шәрехе". 281 нче хәдис. 1916).
Йә, Раббым, мәшәкать чигеп үстергән кызларыбызны күңелләребезнең шатлыгы ит. ?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X