Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин

Районда Татарстанның Диния нәзарәте казыйларының күчмә утырышы узды

Бүген районыбызның Урыссу үзәк мәчетендә Татарстан Республикасының Диния нәзарәте казыйларының күчмә утырышы узды.

Анда республиканың Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, ТР мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, ТР Диния нәзарәте вәкилләре, Ютазы, Лениногорский, Бөгелмә, Баулы, Азнакай һәм башка районнар имам-мөхтәсибләре һәм имам-хатыйплары, Ютазы муниципаль районы хакимияте вәкиле катнашты.

Рөстәм хәзрәт чарада катнашучыларга Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның хәер-фатыйхаларын җиткерде, бирегә Татарстанның тугыз казые, аларның кул астында эшләүче имам-хатыйплар, имам-мөхтәсибләр килүен әйтеп узды. Ютазы муниципаль районы хакимияте вәкиле Сәгадәтулла Төхбәтуллин җыелучыларга район хакимияте башлыгы Рөстәм Нуриевның кайнар сәламнәрен, изге теләкләрен җиткерде, район мөхтәсибәтенең актив эшен билгеләп узды.

Җәлил хәзрәт үзенең эчтәлекле вәгазендә әлеге чараны өчен Марат хәзрәт Мәрданшинга рәхмәт белдерде, бердәм булырга чакырды. Диния нәзарәте вәкиле Абдулла хәзрәт Адыгамов мәзһәбләр буенча дәрес бирде. Мәдрәсәдә шәригать суды утырышыннан, намаз һәм төшке аштан соң, район мәдәният йортында Җәлил хәзрәт Фазлыев район мәдәният йортында халыкка вәгазь укыячак, дип карар ителде. Шуның белән чара тәмам булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев