Райондашлар - хаҗда
Агымдагы елда хаҗга районнан 14 кеше китә, шуларның сигезен хатын-кызлар тәшкил итә.
Изге Мәккә җиренә юл алучылар арасында иң өлкәне - Ютазы мәхәлләсе имамы Фатыйх хәзрәт Зәйнуллин, дип хәбәр итте Ютазы районы имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрданшин. Мәккә җирендә уртача 25 көн яшәячәк мөэмин-мөселманнар өчен бу сәяхәт 90 мең сумнан алып 115 мең сумга кадәр төшкән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев