Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин

Рухи белем файдага гына

Ютазы районы имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрданшин Ютазы авылы мәдрәсәсенең кичке һәм якшәмбе курслары укучылары белән очрашты.

Очрашуда сүз мөселманнарның белем алу перспективасының үсеше, белем алуның файдасы һәм кыйммәтләре турында барды, укучыларны борчыган сорауларга һәм аларны хәл итү юлларына кагылдылар. Марат хәзрәт шулай ук Ютазы һәм Кече Урыссу авылларындагы ислам тематикасына багышланган спектакльләргә чакыруны кабул итте. Мондый спектакльләр район халкы арасында популярлык казана бара. Актерлар сыйфатында алар үзләре үк чыгыш ясыйлар, бу исә кешеләрнең рухи, әхлакый үсешендә уңай чагылыш таба, милләтара мөнәсәбәтләрнең ныгуына китерә, кешеләрне милли мәдәнияткә һәм яңарышка якынайта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X