Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин

Тагын бер йортка нигез салынды

«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында, Яссытугай авылында шәхси торак йорт төзеләчәк.

Әлеге яңа төзелешнең бәхетле хуҗасы - «Уңыш» җәмгыяте белгече булачак. Программа барлык коммуникацияләрне - газ, электр, су үткәрүне үз эченә ала. Йортны файдалануга тапшыру вакыты - 30 август. Торак сәясәте бүлегендә хәбәр итүләренчә, агымдагы елда дотацияле финанслау алганда, Кече Урыссу авылында шундый ук тагын бер йорт төзелешен башлау планлаштырыла. Яңа йорт Тукай исемендәге хуҗалык белгеченә билгеләнгән.

Әлеге йортларның мәйданы биредә яшәүчеләр санына бәйле. Бер хуҗага 33 квадрат метр, ике кешедән торган гаиләгә 42 квадрат метр, өч һәм аннан да күбрәк кешедән торган гаиләгә 18әр квадрат метр каралган.

- Торак бәясенең 80 проценты - субсидия, 19 проценты – эш бирүче акчасы һәм 1 процентын муниципалитет кертә. Йортка күчеп килгән белгеч, биш ел хезмәт наймы буенча эшләгәннән соң, аны исәп-хисап бәясенең 10 процентыннан артмаган хактан үз милке итеп рәсмиләштерергә хокуклы. Ун елдан соң аңа йортны 1 проценттан артмаган бәядән сатып алу хокукы бирелә, - дип билгеләп үтте торак сәясәте бүлеге башлыгы Назлы Абильтарова.

Төзелеш заказчысы - Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.

Исегезгә төшереп үтәбез, әлеге программа буенча авыл хуҗалыгы җитештерүе белгечләре өчен Кәрәкәшле һәм Ютазы авылларында ике шәхси торак йорт төзелде.

    

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев