Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин

Террорчылыкка – юк!

ТР дини мәгариф учреждениеләрендә "Экстремизмга - юк!" дигән тема буенча ачык дәресләр узды.

Ютазы районының "Фәнис" мәдрәсәсендә узган дәресне Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгыш казые, Ютазы районы мөхтәсибе, Урыссу ш. т. б. имам хатыйбы, "Фәнис" мәдрәсәсе директоры, тарих фәннәре кандидаты Марат хәзрәт Мәрданшин алып барды. Дәрес "Татарстанда террорчылыкка һәм экстремизмга каршы тору" темасына багышланды. Ул терроризм килеп чыгуның төп сәбәбен билгеләп, башка илләрдәге хәл торышына тукталды, Татарстанда, районнарда яшәүчеләрнең бүгенге көндә бердәм булып террорчылыкка каршы торуны булдыру зарурлыгын билгеләде. "Һәм шәкертләр - булачак имамнар һәм укытучылар, традицион исламны таратып, төбәктә, Россиядә тынычлык, татулык сакларга тиешләр", - дип ассызыклады М. Мәрданшин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев