Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин

Толерантлык - мөнәсәбәтләр нигезе

Православие динендә булган мәхәллә кешеләренең изге яңа йортларында Пасха төнендә беренче тапкыр бәйрәм хөрмәтенә йөреш һәм гыйбадәт уздырылды. Аллаһка гыйбадәт кылуны Изге Николай чиркәвенең өлкән побы, иерей Роман башкарды.

Тантаналы йөреш вакыйгага аерым күркәмлек өстәде. Гайсә пәйгамбәр терелүнең якты Якшәмбе бәйрәме - христианнарда төп, тантаналы рәвештә үткәрелә торган вакыйга. Пасха төнендә Изге Николай чиркәве мәхәллә халкы белән тулы иде. Гыйбадәттә районның беренче затлары да катнашты. Район башлыгы вазифаларын башкаручы Рөстәм Нуриев мәхәллә кешеләрен бәйрәм белән котлап, тынычлык, игелек һәм гаилә иминлеге теләде. Ул чиркәүдә әле шактый эш күздә тотылуын ассызыклап узды һәм Роман атакай белән хезмәттәшлек бер ел гына дәвам итмәячәгенә ышанычын белдерде. "Район зур булмаса да, күп конфессияле, күп милләтле, һәм бер-береңә толерантлык (православияның - исламга, исламның - православиега) райондагы мөнәсәбәтләр нигезе булырга тиеш, дип уйлыйм. Әлеге мөнәсәбәтләрне без үстереп, мондый зур бәйрәмнәрне бергә билгеләргә тиешбез, - дип сүзен тәмамлады район башлыгы вазифаларын башкаручы.
Иерей Роман гыйбадәтханәне төзүдә булышкан өчен Владыка Анастасий исеменнән Нуриевка мактау грамотасы тапшырды. Казан епархиясенең рәхмәт грамоталары шулай ук районның элекке башлыгы Алмас Сәхәповка һәм бистә башкарма комитетының элекке җитәкчесе Владимир Мальцевка да бирелде. Элекке район башлыгы Марсель Шәйдуллин адресына да зур рәхмәт җиткерелде.
Пасха гыйбадәтеннән соң чиркәүдә куличлар, эремчек пасхалары, йомырка һәм Бөек посттан соң бәйрәм өстәленә әзерләнгән барлык ризыклар изгеләштерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев