Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин

Урыссу бистәсендә җеназаханә ачылды

Урыссу бистәсенең үзәк мәчете карамагында ритуал хезмәтләр күрсәтүче яңа бина - җеназаханә ачылды.

Урыссу үзәк мәчете карамагындагы яңа җеназаханә бинасында мәрхүмнәрне юу һәм кәфенлеккә төрү өчен барлык шартлар тудырылган. Биредә шулай ук җирләү өчен кирәкле барлык әйберләрне дә сатып алырга мөмкин.

Татарстан Республикасының баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев әлеге ритуал үзәкнең әзерлеген югары бәяләде.

Билгеле булганча, мөселманнарны шәригать кануннары нигезендә җирлиләр. Җирләү йолаларын төгәл үтәү һәрберебезнең бурычы. Әгәр якыннарыгыз арасында бу йолаларны белмәүчеләр булса, алар җеназаханәгә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә ала. Монда мәчеткә килгән һәркемне җирләү кагыйдәләре белән таныштырачаклар, барлык кирәкле мәгълүматны бирәчәкләр.

Җирләү алдыннан мөселманнарны юып, кәфенлеккә төреп, җеназа намазы уку саваплы мәҗбүри гамәл булып тора.

Юлия ДӘҮЛӘТБАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев