Ютазы авылы мәчетендә зур ифтар үтте
Узган җомга Ютазы авылы өчен генә түгел, гомумән, район өчен дә истәлекле булды
Күренекле вакыйга белән истәлекле булмаса да, эчтәлеге буенча әһәмиятле чара – район күләмендә ифтар ашы үткәрелде. Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулуга багышланган бу бәйрәм ифтарын Наилә Хөснетдинова җитәкчелегендәге район хатын-кызлар советы оештырды. Чараны оештыруда башлангыч хатын-кызлар оешмалары, район мәчетләреннән килгән һәм район тормышында актив катнашучы хатын-кызлар да катнашты. Бәйрәмгә мөхтәрәм кунаклар сыйфатында район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин, аның урынбасары Закуан Ильясов, авыл мәчетләре имамнары, предприятие җитәкчеләре һәм башкалар чакырылган иде. Әлбәттә, ифтар ашы - Рамазан аенда авыз ачу мәҗлесе ул. Көн буе, таңнан кичкә кадәр, ураза тотучылар өчен ризык аеруча зур кыйммәткә ия. Ә инде туганнарың һәм якыннарың белән бергә бәйрәм өстәле артында ризык кабул итү - чын мәгънәсендә зур кыйммәткә ия гамәл. Үзегез уйлап карагыз, Ютазы хатын-кызларына (ир-атлар гафу итсен инде, бәйрәм табынын әзерләүдә аларның да катнашы булгандыр, әлбәттә), йөздән артык кешене сыйлау өчен күпме көч, өлгерлек һәм оешканлык кирәк! Бу кичтә Ютазы авылы мәчетендә бер табын артында нәкъ менә шуның кадәр кунак җыелды. Биредә үк, төп өстәлдән ерак түгел Урыссу мәдрәсәсе шәкертләре утырды. Асылда, бу яшьләр - район мөселманнарының төп йөзе һәм горурлыгы дияргә кирәк. Күп тә үтмәс, алар, уку йортында укуларын тәмамлап, ата-бабаларыбыздан, моннан мең елдан артык элек Ислам дине барлыкка килүнең чишмә башында торган кешеләрдән тапшырылган ислам дине йолаларын вә гореф-гадәтләрен саклап, халыкка иман нуры өләшерләр, дип ышанабыз. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Ютазы авылында узган әлеге зур ифтар быел Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында узды. Коръән сүрәләре исә Урыссу мәдрәсәсендә укучы шәкертләр башкаруында аеруча үтемле яңгырады. Ютазы авылы мәчетендә җыелганнарны сәламләп, Татарстанның көньяк-көнчыгыш казые, район имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрданшин Урыссу мәдрәсәсенең остазларын кешеләрнең күңел халәтен баетып торучы авыл мәчетләренең имамнары белән таныштырды. Ютазы җирендә Ислам дине тергезелүнең чишмә башында торган мөхтәрәм хәзрәтләрнең исемнәрен, акыллылык һәм сабырлык үрнәге булган абыстайларны зур хөрмәт белән билгеләп үтте. Шулай ук ул изге Рамазан ае уңаеннан Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллинның район мөселманнарына юлланган сәламләү хатын укып ишеттерде. Аерым алганда, ураза тотучы мөселманнар ризыктан гына түгел, ә гайбәт сөйләү һәм башка гөнаһлы гамәлләрдән тыелып торуның асылын аңлый. Бу изге айда кешенен бар әгъзалары да ураза тотарга тиеш: теле дә, кулы да, аяклары да.
Рамазан ае белән ютазылыларны район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин да котлады. Ул бу чарага югары бәя биреп, ураза тоткан кешеләргә рәхмәтен белдерде һәм якынлашып килүче вакыйганың мөһимлеген – Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулуын билгеләп үтте. Төзекләндерү буенча Ютазы авылында башкарылган эшләргә кыскача тукталып, ул бу эшләрнең алга таба да дәвам ителәчәген белдерде.
Дингә ышану, рухи кыйммәтләр... Алар ничек бәяләнә, бу төшенчәләр нигезендә нәрсә ята? Дингә ышанган кешенең тамыры ныклы була, тамырлы кеше исә тотрыклы, ә инде тотрыклы җәмгыятьне какшату-бетерү мөмкин түгел. Башкача әйткәндә, хакыйкать безнең һәркайсыбызда яши, ул безгә буыннан буынга тапшырыла килә. Шуңа күрә аны бернинди яман җилләр дә, начар сүзләр дә ега алмаячак. Гасырлар буе дәвам итәчәк, яктылык һәм ямь биреп торачак әле ул! Чын кыйммәтләр бар нәрсәдән дә өстенрәк, көчлерәк була, ярсу агымнарга, пычрак суларга бирешми ул. Без үзебезнең дингә ышануыбыз, тормышка карата булган куәтле карашыбыз һәм тотрыклы булуыбыз белән көчлебез. Бу сүзләр Урыссуның «Мәхмүт» мәчете имамы Ильяс хәзрәт Зиннәтуллинның чыгышында яңгырады. Марат хәзрәт Мәрданшин аны районның гына түгел, ә Татарстанның иң яхшы сүз остасы дип атады. Ахырда табын һәм аны әзерләүдә көч куючылар турында да әйтеп үтмичә булмый. Әзерләнгән барлык ризыклар да «ифтар» сүзенә тулысынча лаек иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев