Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин

Ютазы районында ифтар мәҗлесе узды

Рамазан аеның Кадер кичәсе туры килгән 21 июнь кичендә район башлыгы Рөстәм Нуриев дин кардәшләребезне ифтар мәҗлесенә дәште.

Кадер төненең үзенә генә хас галәмәтәре бар. Ул башка төннәрдән тыныч, якты, җилсез, матур булуы белән аерылып торыр, дип языла дини китапларда. Ифтар мәҗлесе узган Кадер кичәсендә дә нәкъ менә шундый имин һава торышы күзәтелде.

- Рамазан аеның соңгы ун төне башка төннәрдән кадерле һәм әҗерле Кадер кичәсе булуы белән аерылып торудан гыйбарәт. Кадер сүзе - ул кодрәт дигәнне аңлата. Икенче төрле итеп әйтсәк, ул тәкъдир дигәнне аңлата. Бу кичәдә фәрештәләр адәм баласының бер еллык тәкъдирен алып киләләр. Кадер төнен дога кылып, намазда үткәргән бәндә мең ай гыйбадәт кылудан да зуррак әҗер алачактыр, - дип үз вәгазендә билгеләп узды "Мәхмүт" мәчете имамы Ильяс хәзрәт Зиннәтуллин.

Дөньяның кайбер өлешләрендә, әйтик, сөекле Пәйгамбәребез(с.г.в.) туган һәм яшәгән гарәп утрауларында мөэмин һәм мөэминәләр чүллектән, эсселектән, кайбер дәүләттә яшәүче дин кардәшләребез бүгенге көндә авыз ачар өчен бер кабым ризыкка тилмерүен күз алдына китерсәк, үзебез яши торган җирлекне оҗмахка тиңләми чарабыз юк, дип басым ясады ул.

- Тарихыбыз, мәдәниятебез, гореф-гаәтләребез сакланып килеп, яши торган җәмгыятебезнең, халкыбызның иминлеге өчен аеруча Рамазан аенда кылган догаларыбыз ишетелмичә һәм ирешмичә калмас. Пәйгамбәребез(с.г.в.): "Дога ул - мөэминнең коралы, дога ул - гыйбадәтнең җилеге", - дип әйтеп калдырган.

Рамазан ае бездә тәкъвалык, сабырлык, күңел байлыгын тәрбияли. Рамазан шәриф ае - шөкер һәм юмартлык ае. Рамазан юмартлыгының бер дәлиле - ул кешеләрне авыз ачтыру, ифтарлар уздыру. "Кем дә кем ураза тотучыны авыз ачтырса, шул кеше күпме ураза тотучыны ашаткан булса, аларның бөтенесенең дә әҗерен үзенә алыр, шул ук вакытта ураза тотучыларның да әҗере кимемәс", - диелгән Коръән китабында.

Кадер кичәсенә җелган мөэминнәр җәннәт җимешләре һәм чишмә суы белән авыз ачты, азан әйтеп, ахшам намазына басты. Алар сый-нигъмәтләрдән сыгылып торган ифтар табыны артыннан урын алды. Ахырда дин кардәшләребез Нуриевлар гаиләсенә рәхмәт укыды, дога кылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев