Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин

Йөзе нурдай балкып тора

Бәйрәкә авылында яшәүче Гыйльминиса Хәкимова шушы көннәрдә үзенең 95 яшьлеге уңаеннан котлаулар кабул итте.

Район башлыгы исеменнән юбилярны район башлыгы урынбасары Закуан Ильясов котлады. Изге теләкләрен юллап, ул аңа чәчәк бәйләме, истәлекле бүләк, котлау хаты тапшырды. Котлауларга Гыйльминиса Хәкимованың авылдашлары - Бәйрәкә авыл җирлеге башлыгы Альбина Әхмәтшина һәм авыл ветераннар советы рәисе Әлфия Хаҗиева да кушылды. Алар шулай ук буш кул белән килмәгән, юбилярга ихлас теләкләрен юллап, бүләкләрен тапшырдылар.

Шунысын да әйтергә кирәк, Гыйльминиса әби, өлкән яшьтә булуына карамастан, бик җитез. Тыйнак, аз сүзле булса да, киленнәрен мактау өчен форсатны кулдан ычкындырмады.

- Элек “Улларым гына бар, ичмасам, бер генә кызым да юк”, - дип зарлана идем. – Ләкин улларым ярдәмендә үземә кызлар таптым. Киленнәрем искиткеч яхшы, -  ди дүрт егет тәрбияләп үстергән ана.

Үткәннәргә борылып карасак, әлбәттә, язмышның ачы хатирәләре җитәрлек. Дәһшәтле еллар ватандашларыбызга күпме кайгы-хәсрәт, борчу, күз яшьләре алып килгән.

- Мин бик иртә әтисез калдым, - дип сөйли Гыйльминиса әби. - Әнинең сөйләгәне әле дә хәтердә. Бервакыт әни күкрәк баласы гына булган энем һәм әти белән урак өстендә басуда куна калган. Бу узган гасырның утызынчы еллары. Гаилә әле колхозга кермәгән, үз хуҗалыгын алып барган. Кинәт басу уртасында яшен чаткылары уйнап, яңгыр коя башлаган. Алар, арба астына кереп, яңгыр туктаганын көтәргә булган. Ләкин шул вакыт әтигә яшен китереп суккан.  Яшеннең тәэсире әнигә дә тими калмаган. Ул иң элек кулы нәрсә эшләгәнен аңлый алмый изаланган, яңадан барысы да ачыкланган инде…

Әтисезлек, ятимлек ачысы балалар җилкәсенә генә түгел, берсеннән-берсе кечкенә сабыйлары белән ялгызы калган хатын-кызлар җилкәсенә дә авыр йөк булып төшкән. Әлбәттә, аларның гаиләсе дә мохтаҗлыкта яшәгән. Гыйльминисага, бишенче сыйныфны тәмамлагач, мәктәптә укудан баш тартырга туры килгән. Моңа аның җитди сәбәбе дә бар. Берчакны ул мәктәпкә яңа чабата киеп барган. Гадәт буенча, мәктәпкә керер алдыннан, аяк киемнәрен салып калдырганнар. Дәресләр тәмамлангач, кыз өенә кайтырга дип чыкса, ни күрсен, яңа чабатадан җилләр искән. Нишләсен, өйгә яланаяк кайтырга туры килә аңа. Инде күп еллар үтсә дә, шул вакытта кичергән  үпкәләү, түбәнсенү хисләрен оныта алмый Гыйльминиса әби. Ач-ялангыч балачак хәсрәтен ул бик авыр кичерә. Һәм икенче көнне мәктәпкә барудан бөтенләй баш тарта. Җиң сызганып эшләргә карар кыла ул. Шулай итеп, колхоз эшенә “җигелә”.

- Миннән “Кайда эшләдең?” дип сорасалар, кайда эшләмәвемне әйтү җиңелрәк, - ди язмабыз герое.

Басуда, фермада  - ул һәркайда алыштыргысыз хезмәткәр була. Ире белән дүрт ул тәрбияләп үстерә. Аның гадел, фидакарьләрчә хезмәте җитеш тормышта, муллыкта яшәүгә нигез булып тора. Бүгенге көндә Гыйльминиса Хәкимова улларының берсендә гомер кичерә. Матур, иркен йорт, якыннарының һәм туганнарының хөрмәте, ә иң мөһиме, ялгызлык хисләренә урын калмаган, мәгънәле, ихтирамга лаек тормыш. Гыйльминиса әби якыннары өчен кадерле кеше, чөнки әлеге әхлакый кыйммәтләргә ул нигез салган. Гаилә учагының якты һәм уңайлы, ныклы булуында аның да өлеше чиксез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев