Ютазы районы яңалыклары

"Ютазы таңы" гәзите - Ютазы районы

16+
Рус Тат
Һөнәр иясе

Ул бурычына һәм гаиләсенә тугры

Русия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәре көне кысаларында районның хокук саклау органнары вәкилләренең берсе – Русия Эчке эшләр министрлыгының Ютазы районы буенча икътисади хәвефсезлек һәм ришвәтчелеккә каршы көрәш бүлеге (ЭБиПК) өлкән вәкиле Рәсүл Хәйдәров турында сүз барачак.

 Рәсүл Шерәли улы Урыссу бистәсендә яши, һәм аның һөнәри эшчәнлеге турыдан-туры районда икътисади хәвефсезлек тәэмин итүгә бәйле. Ул күпмедер дәрәҗәдә эше күренми торган һөнәр ияләре рәтенә керә, әмма ул үзенең эш нәтиҗәләре белән төбәгебезнең тотрыклылыгы һәм финанс иминлеген тәэмин итүдә  турыдан-туры катнаша. Хокук саклау органнары системасында  2014 елдан ул, Урыссу бистәсендә исә 2020 елдан эшли. Рәсүл Хәйдәров хезмәт юлын аңлап сайлый. Шунысы кызыклы, аның беренче белеме – нефтьче. Белем алгач, ул үзен Себернең кырыс шартларында сыный, анда холкын чыныктыра. Әмма намуслылыкка омтылу һәм җәмгыятькә тагын да сизелерлек файда китерү теләге аны хокук саклау органнарына алып килә. Бу чыныгу һәм тормыш мәктәбе аның яңа, җаваплы бурычы өчен ныклы нигезгә әверелә.

- Сезнең эшчәнлек нидән гыйбарәт? – дип сорыйм язмабыз каһарманыннан. – Мөмкин булса, аныграк җавап бирсәгезче.

- Хезмәтем икътисади хәвефсезлек тәэмин итүгә һәм барлык чагылышында ришвәтчелеккә каршы көрәшкә бәйле. Мәсәлән, бурычларымның берсе – теге яки бу дәүләт  программалары кысаларында алынган акчалардан максаттан тыш файдалану очракларына юл куймау. Җәмәгать контрактлары төзегәндә, әйтик, кеше үзмәшгуль яки шәхси эшкуар булып теркәлгән очракта, дәүләт финанс ярдәменең (ул була калса) тәгаенләнеше буенча кулланылуы мөһим.

- Башкача да булырга мөмкинме?

- Әлбәттә. Безнең бүлекнең бурычларының берсе – ялган мәгълүматларны ачыклау да инде.

- Эшегездә иң катлаулысы нәрсә?

- Башта шуны әйтеп үтү кирәктер, мин эшемне бик яратам. Ул катлаулы һәм шул ук вакытта кызыклы да. Иң мөһиме, минем карашка, кирәкле хезмәт. Бу сүзнең мәгънәсен тирәнрәк аңласагыз. Авырлыкларга килгәндә инде, мәсәлән, эш вакытыбыз сәгатьләргә буйсынмый яисә кизү тору вакытында катлаулы очраклар...

- Кизү тору вакытында ничә хәбәр килә һәм алар нәрсәгә бәйле?

- Тәүлек әйләнәсенә унлап шалтырату булырга мөмкин. Күбрәк тә була, әмма аз дип әйтә алмыйм. Вак урлашу, караклык, гаиләдә ызгыш, тукмалу уңаеннан шалтыраталар.  

- Сезнеңчә, районның кайсы торак үзәкләре аеруча тынгысыз һәм киресенчә тынычрак?

- Урыссу бистәсен игътибарга алмасак, бу үзеннән-үзе аңлашыла, хокук саклау органнары хезмәткәрләре игътибарын Ютазы авылы үзенә җәлеп итә. Бу районның иң зур авылы һәм шул ук вакытта бер-берсенә охшамаган, очраклы кешеләрдән дип әйтимме, тора. Хокук тәртибе яклап имин торак үзәкләре исәбенә  Каразирек юнәлешендәге авылларны кертер идем.

Рәсүл Хәйдәров белән әңгәмәләшкәндә ул чыннан да һөнәрендә үзен тапкан дигән нәтиҗәгә киләсең. Гадәттән тыш график, катлаулы эшләр, һәрвакыт һөнәри чәмлелектә булу – болар барысы да аның хезмәтенең аерылгысыз бер өлеше. Һәм бу сукмакта, хезмәттәшләре һәм җитәкчелек сүзләренә караганда, хөрмәт казанган ул. Лаеклы хөрмәт. Әмма полициянең теләсә кайсы хезмәткәре өчен чын терәк ул – ныклы гаилә. Рәсүл Хәйдәров бу яктан бик бәхетле. Әйткәндәй, тормыш иптәше Регина да Эчке эшләр министрлыгы системасында, инженер-техника чаралары ярдәмендә элемтә тәэмин итү бүлегендә хезмәт сала. Алар бер-берсенең эш нечкәлекләрен бик яхшы аңлый. Бергәләп ике бала – бер ул һәм бер кыз тәрбиялиләр. Эш тәртибенең киеренке булуына карамастан, өлкән оперуполномоченный бу тормышта иң мөһиме – үз гаиләсе өчен дә вакыт таба. Ул балалары өчен бар булып кына калмый, алар тормышында актив катнаша. Мәсәлән, улын футболга йөртә, аның спорт уңышларын күреп сөенә, булыша. Ул аның беренче адымнарын һәм тупка беренче тапкыр тибүен хәтерли, әти булу хисе нәкъ шул мизгелләрдә туа да инде. 

Рәсүл Хәйдәров – таләпчән һәм җәмгыять өчен аеруча мөһим һөнәргә  тугрылыкны гаиләгә мәхәббәт һәм хәстәрлеккә хилафлык китермичә алып баручы кешеләрнең берсе. Өйгә һәрвакыт бурычны үтәп кайту – бу нәкъ Хәйдәровча. Районыбыз тормышын тыныч һәм имин итүче мондый егетләр белән горурланырга гына кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев