Ютазы районы яңалыклары

"Ютазы таңы" гәзите - Ютазы районы

16+
Рус Тат
Янәшәдәгеләр турында

Аның күңеле ачык тәрәзәдәй

Урыссуда гомер кичерүче Рәсимә Габбасованы тегү осталыгы нигезләренә әнисе өйрәткән.

Лаеклы ялда  исә Рәсимә ханым кабат кул эшләре белән шөгыльләнә башлый – баксаң,  куллар яшьлектәге һөнәрне хәтерли икән әле!

Габбасова тумышы белән Бәйрәкә-Тамактан. Биредә  ул дүрт кыз туганы белән бергә  үскән һәм  бүгенгәчә  җылы-дустанә  мөнәсәбәтен саклый.

- Димәк, Сезнең балачак елларыгыз алтмышынчы, ә яшьлегегез җитмешенче елларга туры килгән. Ул чордагы авыл кызлары ничек яшәде икән?

- Бик шәп яшәде, - дип елмая Рәсимә ханым. - Безнең йорт эшләре ничектер ял белән тыгыз бәйләнештә иде. Әни кушкан өй эшләрен башкару гадәти хәл.  Әтинеке белән дә шулай ук.  Утын кисеп, яхшылап тезеп кую минем өчен кыенлык тудырмый, шатлык кына иде.

Әлбәттә, гаилә башлыгының малайлары булмагач, вак-төяк эшне кемгә  тапшырсын,  кызларга  кала... Рәсимә ханым искә алганча, әнисенең тегү машинасы булган, һәм аңа еш кына авылдашлары ярдәм сорап килгән – пәрдә кыскартыргамы, мендәр япкычлары, җәймә тегәргәме…

- Болар  гаилә өчен өстәмә керем булгандыр?

- Их,  табыш-чыгымнар турында сөйләп китим әле бераз… Сигезенче сыйныфны тәмамлагач,  Азнакайдагы төзүчеләр училищесына укырга киттем. Укыган чорда ял, бәйрәмнәрдә өйгә кайта идем. Әлегәчә хәтерлим, мине юлга озатырга була, әнием күшеләрдән әҗәткә өч сум акча сорап алды.  Өстәмә керемнәр дисез... Ул вакытта кешеләр бер-берсенә акча өченгә  ярдәм итмәделәр. Рәхмәтләрен ничектер башкачарак белдерә иделәр. Гомумән, бер-береннән ярдәм сорарга  оялмыйлар иде. Әниебез гаилә бәйрәмнәренә чәк-чәк пешерә, һәм без, кызлар, һәрвакыт яңа күлмәккә өмет итә ала идек.

… Вакыт бик тиз уза. Рәсимә Габбасованың да (кыз чагында Гарипова) ата-анасы дөнья белән хушлаша. Ләкин Бәйрәкә-Тамак авылындагы ата йортын кызлары сатмый. Хөрмәтле  ханымнар  туган йорт диварларын суытмаска, гаилә учагы җылысын сакларга тырышалар. Җәй көннәрендә бирегә кайталар һәм, элеккеге еллардагы кебек, бергә вакыт үткәрәләр, «бакчада, ындырда» эшләгән арада уй-фикерләре, хис-тойгылары, шатлыклары белән уртаклашалар, туйганчы көлешеп, хатирәләрендә балачакка, әти-әниле чакларга әйләнеп  кайталар.

- Инде барыбыз  кияүгә чыкканнан соң да, - дип истәлекләрен дәвам итә Рәсимә ханым, - ирләребез белән бергәләп кайтып йөрдек. Хуҗалыкта эш күп, чөнки ихата тулы мал-туар.  Печән чабарга шактый  еракка, авылдан читкә йөри идек. Чабымнарны җыйгач, әти «Муравей” йөк мотороллерында печәнне ишегалдына алып китә, шунда   төяп куябыз. Бер карасаң, көйдергеч кояш астында авыр эш, ә икенче яклап – яшәргә көч биргән рәхәт ару хисе. Алай гына да түгел, ирләребез һәм әтиебез ял итеп утырган арада, без кызлар җиләк җыярга тотына идек. Әни өйдә ашарга әзерли. Ит-сөт ризыклары барысына да җитәрлек иде.

- Сез дә ир-атлар белән бергә кул чалгысы белән чаба идегезме? – дип сорыйм әңгәмәдәшемнән.

- Шулай булмый ни? Фриль белән рәттән өлгәшә идем әле…

- Гафу итегез, кем белән? Фриль беләнме?

- Әйе, иремне бабасы хөрмәтенә Фриль дип атаганнар, ә ул немец әсирлегендә булган (Беренче дөнья сугышында түгел микән?),  Фриц исемле немец  коткарган үзен. Иремнең бабасы, каенанамның әтисе, бу кешегә шундый рәхмәтле булган ки, һич кенә дә хәтереннән чыгара алмаган, әлеге  немец исемен үз нәселендә калдырырга тәкъдим иткән. Дөрес, исемне бераз үзгәрткәннәр. Тормыш иптәшем Башкортстаннан, Илеш районыннан.

Әйткәндәй, Интернеттагы бер белешмә буенча, Фриль исеме герман тамырлы, «ирекле», «бәйсез» дигәнне аңлата. Скандинавлы белешмә буенча –  «матур» яки «чибәр». Ни генә булмасын, Рәсимә ханым 50 елга якын ягымлы һәм тормышка мөстәкыйль карашлы кеше белән дус-тату гомер кичерә.

- Ә ничек таныштыгыз соң?

- Укып чыккач, Дүртөйледә эшләдем.  Үзешчән сәнгать белән мавыга идем. Биедем, шигырь дә сөйләдем, фокуслар күрсәттем, сатирик номерлар белән дә чыгыш ясый идем. Фриль гел  баянда уйнады, матур җырлый. Безне сәхнә, уртак кызыксынулар бәйләде. Урыссуга кайтканда, ике кызыбыз бар иде инде.  80 нче еллар башы иде бу. Соңрак кече балабыз туды. Бүген инде безне җиде оныгыбыз уңышлары белән куандыра. Вакыт узу белән каенананы да алып килдек,  бергәләп тугыз ел дус-тату яшәдек. Ирем аның бердәнбер улы, бар яктан да бик яхшы кеше иде каенанам...

Рәсимә ханымның  тормыш юлдашы водитель булып эшләгән, УЗЖБИдан хаклы ялга чыккан. Ә ханым үзе 30 ел элек машина йөртү таныклыгы алган,  күп еллар мәгариф бүлегендә экспедитор-товар белгече сыйфатында хезмәт куйган. Пенсиягә чыккач, тегә һәм бәйли, төрле кул эшләре ясарга керешкән. Көтмәгәндә дизайнер-эстет сәләте уянган диярсең. Аның тарафыннан иҗат ителгән эшләнмәләрне санап бетерерлек түгел. Косметичка-янчыклар, салфеткалар, алъяпкычлар, чәйнек һәм бәлеш өчен җылы саклагыч япмалар, җәйге чор ишегалдына төрле матур әйберләр… Кыскасы,  якыннарын сөендерерлек үзенчәлекле  бүләкләре һәрвакыт әзер. Янә дә, ул һәрчак Сабантуй алдыннан урамнар буйлап җырлап йөрүче  милли киемдәге «Ай, рәхмәт!»  вәкилләрен якты йөз белән каршылый. Рәсимә Габбасова үзе үк биергә төшә, барчасына ихлас елмая, Сабантуй колгасына кул эшләренең берсен элеп тә куя. Менә шундый гаҗәеп, соклангыч кеше ул якташыбыз – әлеге четерекле заманага “туры килмәгән”, киң күңелле, ачык йөзле. Кем әйтмешли, «соңгы төймәсенә хәтле” ябык, уйларын ныклы биктә тотучы кешеләр яшәгән чорда...<>

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев