Ютазы районы яңалыклары

"Ютазы таңы" гәзите - Ютазы районы

16+
Рус Тат
Янәшәдәгеләр турында

Ким дигәндә илле ел чамасы шофер хезмәтендә

Автомобиль йөртүчеләрнең һөнәри бәйрәме кысаларында сүз шул хезмәт ияләренең берсе – Бәйрәкә вәкиле Мансур Ардаширов турында барачак.

Әңгәмәдәшем  тумышы белән Мөслим районыннан. Шунда унынчы сыйныфны тәмамлаган, аннан армиягә киткән һәм демобилизациядән соң өенә кайткан. Ардаширов Ерак Көнчыгышта, чик буе гаскәрләрендә ефрейтор вазифасында хезмәт үткән – ЗИЛ-131 машинасын йөрткән. Машина йөртү курсларын исә ул военкоматтан  армиягә чакырылганчыга кадәр үтә.


 - Солдат тормышы  авыр булдымы, - дип сорыйм әңгәмәдәшемнән. - Ни дисәң дә, катгый режим, плацта күп сәгатьләр буе  әзерлек, үз-үзеңне тәртипкә китерү өстендә эшләү…


- Армия хезмәтен җиңел дип атаучылар аздыр дип уйлыйм, - ди якташыбыз. - Җиңел булмады, тик мин бернәрсәгә дә үкенмим. Чыныгу мәктәбен үттем. Командирлар хәтта яхшы хезмәтем өчен әти-әнигә рәхмәт хаты да җибәрделәр.


Хәер, бу вакытта егетнең әтисе генә исән була. Әнисе Мансур тугызынчы класста укыганда ук дөнья куя. Шулай булгач, малайга бик иртә олыгаерга туры килә. Йортта ул олылар, хәтта ки гаилә башлыгы урынына диярлек кала. Әтисе гел эштә. Малларны карау, ашарга пешерү, кер юу, ике энесен һәм сеңлесен хәстәрләү, аларга өйгә бирелгән эшләрен  үтәргә булышу... Болар барысы да ныгып җитмәгән үсмер җилкәсенә төшә. Шуңа күрә егетнең  катгый тәртип мәсьәләсе   армиягә кадәр үк хәл ителә.


 - Ә армиядән соң бөтен авыл кызлары Сезгә күз салгандыр, мөгаен?


- Мин армиядән кайтканда авылда кызлар калмаган да иде дип әйтергә була, барысы да шәһәрләргә, нигездә Яр Чаллыга юлланган иделәр. Мин исә 1979 елда демобилизацияләндем, ул вакытта Чаллыда КАМАЗ төзелеше моңарчы күрелмәгән колач алган иде.


… Әйе, ул елларда Кама буендагы шәһәр турында кем генә  сөйләми! Завод-гигант тарихына күз салсак, 1979 елның 1 сентябренә КАМАЗ хезмәткәрләре саны 81 000 кешедән артып киткән. Һәм аларның барысы да «гарантияләнгән» торакка ия була. Яр Чаллы төзелешенә 70тән артык милләт вәкилләре килә. 1979 елның июлендә төп конвейердан 100 000 номерлы йөк машинасы төшә. Ягъни гәзитләр Кама автомобиль заводының перспективалары турында сөйли, телеэкраннардан шул ук «җыр " агыла. Мондый шартларда авыл яшьләре ничек түзеп торсын ди? Ә менә Мансур Ардаширов нык тора, бирешми. Колхоз рәисе аны «Сельхозтехника» га машина йөртүче итеп урнаштыра, шул рәвешле егет дүрт ел уңышлы эшли. Урып-җыю чорында ашлык ташый, запас частьләр, башка җиһазлар һәм йөк алырга командировкаларга йөри.


- Эш кенә түгелдер, - дип сорыйм Ардашировтан, - мөгаен, клубка биергә дә йөргәнсездер?


– Авылда прогресс булганда, яшьләр гармунга түгел, ә кәтүк магнитофоны астында бии икән, нигә йөрмәскә ди. Ә менә тормыш иптәшемне клубта түгел,  медпунктта күрдем.


 - Авырдыгыз мени?


 - Алай дияргә дә мөмкин, - дип елмая ир. - Аны, Резидәне, медучилищены тәмамлагач, безнең авылга шәфкать туташы итеп җибәрәләр. Үзе Бәйрәкә авылыннан икән…


Ә алга таба, гадәттәгечә, кыз сөеклесен үз якларына «әйди» алган. Дөрес, моңа кадәр ир асылының хезмәт исемлегендә Курчатов шәһәрендәге атом электростанциясендә эш тә булган. Монда ул КрАЗ йөк машинасы йөрткән. Шуннан бирле бик күп сулар аккан – кырык ел узып та киткән. Әйтәсе дә юк, Бәйрәкә һәм биредә эшләп килүче авыл хуҗалыгы предприятиесе -- «АгроМир» ҖЧҖ   күптәннән инде үзенекенә әйләнгән. Хезмәт чорында Мансур Ардаширов үзен һөнәр остасы буларак  таныткан. Ул кайда гына эшкә җәлеп ителмәсен (терлек азыгы әзерләүдә, кырлардан ашлык ташу вакытында), һәрвакыт планны арттырып үти. Әйткәндәй, яшь чагында ук аны Казанга авыл хуҗалыгы алдынгылары слетына чакырганнар. Һәм бу планканы ул бүгенге көнгә кадәр төшерми. Резидә һәм Мансур Ардашировлар бер малай, кыз үстергәннәр. Хатыны урындагы балалар бакчасында эшләгән, пенсия алдыннан исә ягулык салу станциясендә хезмәт куйган.


- Ирегез белән 43 ел бергә гомер кичерәсез,- димен Резидә ханымга, - Тормыш иптәшегез таяныч булдымы, ярдәмләштеме?.. Балаларны тәрбияләү кыен булмадымы?


- Мансур чыннан да һәр яктан ышанычлы булды, - ди ул. - Ә ярдәм иттеме-юкмы, болай дип әйтер идем: ир кешенең бурычы хатыны янында бөтерелү түгел, ә бәлки табышчы булуда. Ул ерак командировкаларга йөри иде,  берничә көн өйдә булмаганда, әлбәттә,  борчыла идем. Көнен-төнен  юлда нишли микән инде дип уйлана идем. Телефоннар юк иде бит. Әле Менделеевскига, әле Тольяттига минераль ашламалар алырга баралар... Бүген әнә «Менделеевск үзе» китерә. Балалар да исән-сау, рөхсәт ителгәннең чамасын белеп үстеләр. Әти-әнием юл аша гына  яшәде. Шулай булгач, балалар үскәндә әби-бабай  ярдәмен бик яхшы тойдык.

- Беләсезме,- дип дәвам итә Резидә ханым «балалар темасын», - элек Бәйрәкәдә  өч ясле-балалар бакчасы эшли иде бит.…


 - Өч дисезме? - дип сорыйм аптырап. - Бер авылдамы?


- Әйе, - ди ул,- балалар күп иде бит. Хатын-кызлар эшкә иртә чыгалар. Тугыз-ун айлык сабыйларны яслегә бирәләр. Бәләкәчләр бездә  мөстәкыйль йөри башлыйлар, чүлмәккә ияләшәләр, тәмләп ботка, аш ашый иделәр. Һәм шунысы кызык, бөтенләй авырмый да иделәр кебек. Һәрхәлдә, сирәк чирләделәр. Иртән  бакчада калдырган баланың әнисен сорап елаганын да хәтерләмим. Ирексездән әле дә бу хакта уйланам. Мөгаен, ана кеше өйдә дә гел баласы янында тора алмаганга шулай булгандыр. Авылдагы өй эшләрен санап бетерерлек түгел бит. Шуңа да балалар артык  иркәләнмичә үстеләр. Нәниләргә бу файдага гына дип уйлыйм – андыйлар гомумән тормышта  мөстәкыйльрәк була.


Чыннан да, бер акыл иясе әйткән бит: ана үз баласын күкрәгенә бик нык кыса икән, аны буганын сизми дә кала... Ардашировлар исә   беркайчан да яшәеш кагыйдәләренә хыянәт итмәгәннәр: муллык бары тик тырыш хезмәт аша гына килә, дигән фикердәләр. Балалары да шул рәвешчә гомер итә. Якташыбыз  инде җиде ел хаклы ялда. Әмма күңеленә якын авыл хуҗалыгы коллективында хезмәт юлын дәвам итә. Тукталыш ясарга һәрчак өлгерергә була, дип саный ул. Ә әлегә...  КамАЗ чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев