Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Инфраструктура

Ике контурлы казан куйган урыссулыларның эшләре ничек бара

Урыссу бистәсенең кайбер күп фатирлы йортларында яшәүчеләр инде шәхси җылытуга күчте һәм моның бүген ни дәрәҗәдә файдалы булуы турында фикер йөртергә мөмкин.

Алыйк, мәсәлән, Славян тыкырыгы буенча 18 йортны. Икенче каттагы фатирга керәбез.
- Без ике контурлы казанны зур теләк белән куйдырдык, - ди фатир хуҗабикәсе. Җылылыкны 30 сентябрьдә тоташтырдылар. Элек, җылыту үзәктән булганда, салкыннарда җылылык өчен айга биш мең сумга якын түләгән булсак, бүген, 19 октябрьдә, 50 куб газ янган. 5.27гә һәм егерме көнгә тапкырлыйбыз, мин 263 сум 50 тиен түләячәкмен. Тулы айга 500 сум, салкыннарда бераз күбрәк булсын ди, әмма бит биш мең сум түгел! Кайнар су бар һәм аның бәясе дә шул ук 500 сум эченә керә. Казан һәм тулаем эш өчен ай саен лизинг түләүләре 1260 сум тәшкил итте. Җиде ел дәвамында айга ике мең сумга якын түләдем, ди. Барыбер ике контурлы казан файдалы булып чыга һәм кесәгә сукмый.
Карыйбыз, фатирда җылы, чиста, пөхтә. Ике контурлы казан биредә гел торган мени! Тупас эш эзләре күренми. Эшне бит һөнәрманнар башкарган.
Башка мисал китерәбез. Шагыйрь Сирин урамындагы йортның ике бүлмәле фатирларының берсендә казанны "тере" акчаларга һәм башка төрле модификациялене куйдырырга карар итәләр.
Биредә торбалар үзләренеке, яшәүчеләр яңа батареялар сатып алган. Газчылар эше ай саен 477 сум күләмендәге лизинг түләүләр белән бәяләнгән.
Казан 7 октябрьдә җибәрелгән. Счетчикка күз салабыз: 51 кубометр. Сумнарда - 268 сум, 77 тиен.
Ахырда шуны билгеләп үтәбез, ике фатирда да казаннар 50 градуска куелган иде. Беренче очракта да, икенче очракта да эшнең тулы бәясе (казанны "тере" акчаларга алу да, өлешләп түләү шарты белән дә) - якынча бер үк сумма - 100 мең сум. Ә тулаем айлык торак-коммуналь түләүләрне үзегез санагыз. Арифметика ачык: җиде-сигезгә караганда, ике-өч азрак. Ә бит Урыссу бистәсенең үзәктән җылытылган күп фатирлы йортларында яшәүчеләренә ай саен җиде-сигез мең акча түләргә туры килә. Сүз уңаенда, якын көннәрдә идарә итүче оешмалар подъезд идәннәрен һәм ишекләрен җылытуны планлаштыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев