Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Инфраструктура

Мемориаль комплекс яңартылачак

Урыссу бистәсендә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчыларга мемориаль комплекс биләмәсендә ремонт эшләре җәелдерелә.

Инфраструктура үсеше бүлегендә билгеләп үтелгәнчә, комплексны яңартуга гомумән 40 млн сумлап чыгым таләп ителә. Район башкарма комитеты муниципалитет проектларга ачалата ярдәм күрсәтү буенча төрле грант һәм иҗтимагый программаларда катнаша. 

— Бүгенге көндә район «Татнефть» ачык акционерлар җәмгыятенең 14 млн сумлык грантын отты, — дип билгеләп үтте инфраструктура үсеше бүлеге җитәкчесе Александр Захаров. — Ремонт эшләренең беренче өлеше башланды. Аерым алганда, Мәңгелек ут мәйданы сүтелә. Тематик архитектура корылмаларының үз кулланыш чоры бар, искеләре сүтеләчәк, ә алар урынына яңалары урнаштырылачак. Мәңгелек утның үзен Литвинов паркына кадәр күчерү күз уңында тотыла. Гомумән алганда, Җиңү скверы тулысынча үзгәрәчәк: Мемориаль дивар, Хөрмәт тактасы, «Кайгылы Ана» һәйкәле, геройлар барельефы яңартылачак. Хәрби бәрелешләрдә, шулай ук югары хәрби дәрәҗәләргә лаеклы махсус хәрби операциядә һәлак булган сугышчыларга барельефлар өстәләчәк. Җиңү скверын яңарту буенча дизайн-проект нигездә эшләнгән, тик әле һаман да үзгәрешләр кертелә тора.

Исегезгә төшерәбез, әлеге иҗтимагый проектны гамәлгә ашыру илебез киләсе 2025 елда тантаналы билгеләп үтәчәк Бөек Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында уза.

Роза Әхмәдиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев