Рөстәм Миңнеханов Урыссу бистәсендәге күп фатирлы йортларны газ казаннарына күчереп бетерүне сентябрьгә тәмамларга чакырды
Җылысыз калмас өчен...
Рөстәм Миңнеханов Урыссу бистәсендәге күп фатирлы йортларны газ казаннарына күчереп бетерүне сентябрьгә тәмамларга чакырды.
"Татар-информ" мәгълүматлары буенча
Бу турыда Татарстан Президенты ТР Хөкүмәт йортында күптән түгел узган киңәшмәдә хәбәр итте. Ул, Урыссу ГРЭСының банкрот дип игълан ителүе һәм предприятиенең эштән туктатылуы сәбәпле, ике контурлы газ белән җылыту казаннарына күчү коммуналь хезмәтләрдә уңай бәяләнүен билгеләп үтте.
- Вакыт бик күп калмады, - дип ассызыклады Миңнеханов, торак фондын автоном җылытуга күчерү буенча эшләрне активлаштырырга чакырып.
Бүгенге көндә 3441 фатирдан 1216 гариза кергән, бу 35 процент тәшкил итә. Фасад газүткәргечләре 142 күп фатирлы йортның алтмышында сузылган, ике контурлы газ казаннарын монтажлау тугыз йортта алып барыла. Көн саен яшәүчекләр белән район җитәкчелеге катнашында җыелышлар үткәрелә. Күптән түгел безнең районда булып киткән ТРның беренче вице-премьеры Алексей Песошин, киңәшмә барышында, соңгы счетларга анализ ясау җылылык өчен түләүнең 2,2 тапкырга кимүен күрсәтте, дип белдерде.
- Станция - банкрот, ә аның барлык инфраструктурасы бик начар хәлдә. Шуңа күрә шәхси җылытуга күчүдән башка проблеманы хәл итү юлы юк, - дип нәтиҗә ясады Миңнеханов.
Фотрепортаж Горький урамыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев