Ютазы районы яңалыклары

"Ютазы таңы" гәзите - Ютазы районы

16+
Рус Тат
Йолалар

Кымыз бәйрәме яңару гимны булып яңгырады

Әбсәләм авылы янындагы гүзәл акланда көтеп алынган Кымыз бәйрәме булып узды.

Бу вакыйга Ютазы районының йөзен билгеләүче күркәм чарага әверелде инде. Һәм бу очраклы гына түгел. Кымыз борын-борыннан төбәгебезнең йөзек кашы, аның үзенчәлекле бренды булып тора.  Тантананы ачып һәм кунакларны, бәйрәмдә катнашучыларны тәбрикләп, район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин бу эчемлекнең гаҗәеп көчен ассызыклады: чөнки шифалы бия сөте асылда күрше Башкортстанда һәм Татарстанның берничә төбәгендә генә җитештерелә. Ютазылылар үз төбәгенең элекке данын кайтара алулары белән хаклы рәвештә горурлана.

Район халкы һәм кунаклар төрле җитештерүчеләр тәкъдим иткән хуш исле эчемлектән авыз итеп кенә калмады, күпмедер дәрәҗәдә иң алдынгыларны сайлау конкурсында да катнаша алды. Ютазы кымызы барлык күрсәткечләр буенча шундый ук эчемлекләр арасында лаеклы урын били дип әйтсәк, тыйнаксызлык булмастыр шәт. Исегезгә төшерәбез, кайчандыр Ютазы авыл җирлеге территориясендә Бөтенсоюз әһәмиятендәге кымыз дәваханәсе эшләп килгән. Тарихның бу сәхифәсе еллар тузанында калган кебек тоелса да, район җитәкчелеге булдыралмастайны булдырган – атчылыкны һәм борынгы сәламәтлек эликсирын җитештерүне тергезгән. Акланда халык кәсебе эшләнмәләре сәүдәсе оештырылды, авыл җирлекләренең кунакчыл тирмәләре милли ризыклары белән җәлеп итте. Һавага пылау һәм шашлык исе таралды. Һәркайда – сәүдә рәтләре ыгы-зыгысыннан алып,  уңайлы беседкаларга кадәр игелеклелек мохите хакимлек итте.

Бәйрәм кунакларын гастрономия ачышлары белән куандырып кына калмады, балалар һәм өлкәннәр өчен хәрәкәтле уеннар белән дә күңелләрен күтәрде. Атка атланып, җәядән ату... Бу спорт ярышы малайлар һәм кызларны ничек җәлеп иткәнен күрсәгез сез! Бу юлы да үз көчен сынап карарга теләүчеләрдән су буедай чират тезелде. Янә бер хәрәкәтле уен турында әйтми мөмкин түгел. Монысы өлкәннәр өчен – арбага җигелеп, финиш сызыгына омтылу. Ул уенда катнашучыларны да, күзәтеп торучыларны да самими көлдерә. Профессионаллар арасында ат чабышы, күптән инде тамашачы сөюен яулаган атларга бәйле янә бер ярыш – аударыш... Тамырлары белән гасырлар төпкеленә барып тоташкан спортның бу төрләрендә катнашу өчен безнең генә түгел, башка республикалар районнарыннан да спортчылар җыелган.

Аударыш — көч һәм осталык ярышы

Беркемне дә битараф калдырмаган ат ярышлары – атларда көрәш һәм чабыш үзәк урынны биләде. Аударышта катнашучылар географиясе елдан-ел киңәя: быел иң көчле исемен яуларга Дагыстаннан, Ставрополье һәм башка республикалардан килгәннәр.

Төрки халыкларда атка атланып көрәшү  буларак таныш Аударыш – ярыш кына түгел, бу искиткеч физик әзерлек, җитезлек, кеше белән хайван арасындагы тирән бәйләнешне чагылдыручы борынгы йола да. Катнашучылар, гаҗәеп көч, җитезлек һәм чыдамлылык күрсәтеп, җиңү өчен көрәшә, көндәшен ат өстеннән тартып-бәреп төшерергә тырыша, тик ул үзе ат өстендә калырга тиеш. Киеренкелек һәм чәмлелек белән тулы бу тамаша гадәттә тамашачыларда тирән кичерешләр һәм соклану уята. 

Быел иң көчле исемен алу өчен көрәш киеренке булды, катнашучылар 70 кг, 90 кг һәм  90 кгнан югарырак авырлык төрләрендә алышты. Командалар беренчелегендә лениногорскилылар җиңү яулады, алар шәхси осталык кына күрсәтеп калмады, командада эшли белүләрен дә раслады.  Кымыз бәйрәмендәге Аударыш күмәк халык игътибарын җәлеп итүче, катнашучылар һәм тамашачыларның спорт чәме һәм борынгы гореф-гадәтләрне хөрмәтләүдә бердәм омтылышта булуын күрсәтүче  ярыш буларак әһәмиятен янә бер кат раслады.  

Атлар – бәйрәмнең йөзек кашы һәм горурлык билгесе

Кымыз бәйрәмендә атлар чын-чынлап күмәк горурлык һәм соклану хисе уяткан бәйрәм бизәгенә әверелде. Гаҗәеп ярышлардан тыш бәйрәм гаиләләр өчен төрле күңел ачу чаралары да тәкъдим итте. Яшь кунаклар пони һәм бахбайларга атланып йөрергә өйрәнде, теләгән һәркем, ияргә утырган килеш җәядән атып,  үзенең мәргәнлеген сынап карый алды. Ат чабышлары, һичшиксез, Кымыз бәйрәменең иң күп тамашачы һәм катнашучы җыйган иң төп вакыйгаларының берсенә әверелде. Югары дәрәҗәдә узган ярышлар Башкортстан Республикасы, Яр Чаллыдан, шулай ук Аксубай, Азнакай һәм билгеле ки, Ютазы районыннан 48 төрле токымлы бахбайны тәкъдим итте.

Җиде мавыктыргыч заезд үткәрелде, анда юртаклар, ике яшьлек чабышкылар, шулай ук татар, башкорт токымлы атлар вәкилләре катнашты. Киеренке алыш нәтиҗәсендә 2 яшькә кадәрге җайдаклар заездында Патрик (жокей Гөлнара Мөхәмәтгазизова, Ютазы районы) 3нче урынны яулады.

Ютазы районында Кымыз бәйрәме шуны тагын бер кат раслады: атчылык һәм халык уеннарына бәйле гореф-гадәтләр, кешеләрне берләштереп, онытылмас тәэссоратлар бүләк итеп, яшәвен дәвам итә. Бу көнне барысы да, шул исәптән без дә, кымыздан авыз иттек. Кунакларны тамашачы күңеленә хуш килгән ат ярышлары гына сөендереп калмады. Осталыгын һәм продукциясен юмарт уртаклашып, үзләренең үзенчәлекле эчемлеген тәкъдим иткән 8 кымыз җитештерүче бәйрәмнең йөзек кашына әверелде. Һәр стенд янында чып-чын дегустация оештырылды. Ярышлар чәменнән бераз ял итеп тору, үзең яраткан салкын һәм шифалы эчемлек кабул итеп хушлану - һәр кунак шундый мөмкинлектән файдалана алды. Беләсезме нәрсә?  Без дә читтә калмадык! Бу көнне барысы да кымыздан авыз итте һәм, әлбәттә, без дә үзебездә аның сафландыручы көчен һәм үзенчәлекле тәмен тойдык. Һәм, әлбәттә,  күпләр канәгатьлек хисен дәвам итәр өчен бу кадерле шешәләрне өйләренә дә алып кайтып китте. Менә алар - безне сәнгате белән сөендерүчеләр: ШЭ Эльвира Кулеева — Ютазы районыннан үз кымызын тәкъдим иткән җирле җитештерүче.

Туймазы  районыннан Фәнир Галимовның “Йолдыз” крестьян-фермер хуҗалыгы, аның продукциясе һәрвакыт аеруча зур кызыксыну уята.  

Башкортстан Республикасы Ярмәкәй районыннан Зөбәер Гаджиевның  крестьян-фермер хуҗалыгы - кымыз эшенең янә бер лаек вәкиле.

БР Ярмәкәй районыннан  Илдар Бәхтияровның шәхси хуҗалыгы, ул да кунакларны осталыгы белән таң калдырды.

Башкортстан Республикасы Бәләбәй шәһәреннән ШЭ Марат Хулудовский — онытылмас тәм вәгъдә итүче татлы атама.  Ютазы авылыннан халык йолаларына үз өлешен кертүче үзмәшгуль Рәсилә  Сабирова.

Башкортстан Республикасы Әлшәй районыннан ШЭ  Нәфис Мостафин — аның продукциясен яраталар һәм беләләр.

Көн эссе булу сәбәпле, кымыз бу көнне иң теләгән, иң көтелгән эчемлек иде. Халык, елмаеп, биштәр тулы яраткан эчемлеген кочаклап, бәйрәм барган акланда йөрде. Салкын, шифалы кымызга ия булучы бәхетлеләр бихисап иде бу көнне!  Бу ихлас мизгелләрнең берничәсен фотографияләребездә чагылдыра алдык — сез дә әлеге бәхетле йөзләрне күрегез!

Ютазы районында Кымыз бәйрәме  — бәйрәм генә түгел, бу күпьеллык гореф-гадәтләргә кагылу, җирле җитештерүчеләрне хуплау һәм, әлбәттә, чын кымыз эчеп, аның тәме белән хушлану мөмкинлеге дә иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев