Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Алдынгы савымчыларны данлыйбыз...

Узган атна ахырында "Нур-Агро" җаваплылыгы чикле җәмгыятендә машина белән савучы операторлар һәм көтүне үрчетү буенча технологлар конкурсы узды. Бәйгедә утызга якын үз эшләренең осталары катнашты.

Һөнәри осталык бәйгеләрендә үз эшенең иң яхшы белгечләре катнашуы турында билгеләп үтү урынлы булыр. Быел да монда ак халатлар кигән үз һөнәрләренең, үз хуҗалыкларының алдынгы осталары җыелды. Машина белән саву операторларын, көтүне үрчетү буенча технологларны, агроколлективлар җитәкчеләрен, жюри әгъзаларын район башлыгы вазифаларын башкаручы Рөстәм Нуриев сәлам- ләде. Ул, хуҗалыклар, районның муллыгының һәм ныклы киләчәгенең терлекчелек белгечләре, савымчылар һәм осеменаторлардан торуын билгеләп узды. Аларның осталыгыннан, тәҗрибәсеннән тармак киләчәге генә түгел, аның эшчәнлегеннән авыл хуҗалыгы икътисады нигезе тора. Рөстәм Мидхәт улы конкурста катнашучыларга уңышлар һәм җиңү теләде. Бәйгенең баш судьясы район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге консультанты Марсель Зарипов конкурс шартлары белән таныштырды.

Теория өлеше катнашучылардан теорияне ныклап белүне таләп итте. Мәсәлән, катлаулы "100 килограмм авырлыктагы савым сыерына һәм һәр килограмм сөт өчен күпме энергия (азык берәмлеге) кирәк?», яисә "Ни өчен сыерны тиз саварга омтылырга кирәк?" һ. б. Шуңа охшаш имтихан сораулары терлек физиологиясен һәм үз һөнәрләре үзенчәлекләрен тирәнтен белүне таләп итә. Кемдер теория өчен 10 балл алса, 3 балл алучылар да булды. Көтүне үрчетү буенча технологлар арасында теоретик өлештә җаваплар өчен 20шәр балл җыйган "Нәбиуллин" крестьян-фермерлык хуҗалыгыннан Гөлшат Җәләева, "Нур-Агро" җаваплылыгы чикле җәмгыятеннән Фәһимә Сафина иң хәзерлекле булып чыктылар.

Икенче этапта савым аппаратын сүтү һәм җыю башкарылды. Әйтергә кирәк, аны җыюда төгәллек һәм сыйфат мөһим. Шулай булмаганда, автомат күңелсезлек китереп чыгарырга мөмкин. Ә сыерлар исә технологияләр бозылуны һич яратмый - шунда ук организм "эше" бозыла һәм бу продуктлылыкны югалтуга китерә. Уналты кешедән 12се әлеге номинация буенча югары балл (15) алуга ирештеләр. Шул вакытта осеменаторлар лаборато- риядә эш буенча белемнәрен күрсәттеләр. Монда технологияне саклап, сперманы эретеп, сперматозоидларның активлыгын билгеләү таләп ителде. Әлеге бирем ун технологка да таныш һәм берничә баллга аерма белән үтәрлек бурыч булып чыкты. Бу имтиханны конкурсантлардан Бөгелмә нәсел предприятиесе белгечләре кабул иттеләр.

Хәзер "савымчы" дигән һөнәр юк, аңа алмашка "машина белән саву операторы" дигән төшенчә килде. Бу һөнәр авыр хезмәт санала. Фермада ир-савымчылар - сирәк күренеш, шул ук вакытта Ауропа илләрендә, аеруча голландлылар, сыер саву - ирләр һөнәре, дип саныйлар. Безнең районда алар икәү - "Игенче" җаваплылыгы чикле җәмгыятеннән Рәис Вәлиев һәм Рәмис Мәрданов. Һәм көтүне үрчетү буенча технолог - "Вафауллин" крестьян-фермерлык хуҗалыгыннан Раушан Хәбибуллин. Безнең районда, тулысынча Татарстанда, савымчы - чын хатын-кыз һөнәре. Саву залында безнең машина белән саву операторлары моның шулай икәнлеген исбатладылар. Эшнең нечкәлекләре күп - аппаратны юдыру, лабораториядә сөтнең чисталыгы билгеләнде. Шул ук вакытта көтүне үрчетү буенча технологлар орлыкландыру техникасына имтихан тапшырдылар. Осеменаторлар конкурсына нәтиҗәләр ясаганда 2011 ел өчен үрчем алу буенча производство күрсәткечләре дә игътибарга алынды.

Район башлыгы вазифаларын башкаручы Р. Нуриев тантаналы өлештә җиңүчеләрне һәм призерларны котлады. Алар - "Нур-Агро" ҖЧҖдан көтүне үрчетү буенча технолог Фәһимә Сафина (ул баллар буенча беренче урынга чыкты) һәм икенче - Фәүзия Баязитова. Өченче урында - "Набиуллин" крестьян-фермерлык хуҗалыгы осеменаторы Гөлшат Җәләева. Машина белән саву операторлары арасында беренче урынга "Нур-Агро" ҖЧҖ савымчысы Рәмзия Камаева чыкты, "Вафауллин" КФХдан Физалия Әхмәтшина икенче булды, өченче урынны "Нур-Агро" ҖЧҖ савымчысы Роза Нуриәхмәтова яулады. Осеменаторлар арасында кызыксындыргыч призларга Гөлназ Нәбиева ("Нур-Агро" ҖЧҖ), Гөлмәрьям Гыймаева ("Таң" ҖЧҖ), савымчылар арасында - Фәүзия Габидуллина ("Нур-Агро" ҖЧҖ) һәм Рәмис Мәрданов ("Игенче" ҖЧҖ) лаек булдылар. "Нур-Агро" ҖЧҖ җитәкчелеге үз савымчыларын акчалата премия белән бүләкләде. Алар - җәмгыятьнең савымчылары арасында беренче-дүртенче урын алган Рәмзия Камаева, Роза Нуриәхмәтова, Нәзирә Гәрәева һәм Светлана Касыймова. Фәүзия Габидуллина һәм Венера Миңнеханова кызыксындыргыч бүләкләр белән билгеләнделәр. Бәйгедә катнашучыларга азык-төлек җыелмалары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев