Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Авырулар дарулар белән тәэмин ителә

Агымдагы елның май уртасына дарулар белән тәэмин итү буенча ташламага ия булучылар өчен 5925 рецепт буенча 8 млн 683 мең 699 сумлык дару җибәрелгән. Район советы һәм башкарма комитеты бүлекләре җитәкчеләре белән үткәрелгән киңәшмәдә төп сорау - федераль һәм региональ дәрәҗәдәге ташламага ия булучыларны дарулар белән тәэмин итү торышы белән...

Агымдагы елның май уртасына дарулар белән тәэмин итү буенча ташламага ия булучылар өчен 5925 рецепт буенча 8 млн 683 мең 699 сумлык дару җибәрелгән.

Район советы һәм башкарма комитеты бүлекләре җитәкчеләре белән үткәрелгән киңәшмәдә төп сорау - федераль һәм региональ дәрәҗәдәге ташламага ия булучыларны дарулар белән тәэмин итү торышы белән үзәк район хастаханәсе баш табибы Л. Хәлиуллин таныштырды. Чыгыштан күренгәнчә, федераль ташламага 503 кеше ия. Әлеге категориягә Бөек Ватан сугышында катнашучылар, Бөек Ватан сугышы инвалидлары, толлары, Чәчән, Әфган сугышында катнашучылар, сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булучылар гаиләләре әгъзалары, I, II, III группа инвалидлары, инвалид балалар, инвалидлыкка ия Чернобыль ликвидаторлары, аларның балалары керә. Алар өчен 1 млн 486 мең 426 сумлык 3842 рецепт җибәрелгән. Региональ ташламага ия булучылар категориясенә инвалидлыклары булмаган шикәр чире, бронхиаль астма белән авыручылар, 3 яшькәчә балалар керә. Алар өчен 640 мең 620 сумлык 1759 рецепт җибәрелгән. Гоше авыруы, склероз, онкогематология, муковисцидоз, гипофизар нанизм белән авыручыларга 6 млн 440 мең 68 сумлык 56 рецепт җибәрелгән. Милли проект буенча (йөкле хатыннар) 116 мең 585 сумлык 268 рецепт язылган. Баш табиб районда социаль пакетны кире кагучылар барлыгын да ассызыклады. Аларның саны - 1800 кеше, ягъни 72 процент тәшкил итә.

Киңәшмәне дәвам итеп, район башлыгы вазифаларын башкаручы Р. Нуриев үткән атнада узган фәнни-гамәли конференциягә тукталып узды. Аны хәзерләүдә, оештыруда, үткәрүдә катнашкан җитәкчеләргә рәхмәт җиткерде. Контроль сорауларны кузгатты, балалар ялына "Дубравушка" лагерен әзерләү, тиздән узачак Сабантуйга хәзерлек башлау зарурлыгын белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев