Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Балаларга электр уты турында

Бөгелмә электр челтәрләре хезмәткәрләре Урыссуның 2 санлы мәктәбе базасында кече яшьтәге мәктәп укучылары арасында гаять кызыклы чара уздырды.

Бәйгедә җәйге лагерьга йөрүче кече яшьтәге мәктәп укучылары катнашты. Балалар, канәгатьлек белдереп, асфальтта рәсем ясадылар, табышмаклар чиштеләр һәм Бөгелмәдән махсус рәвештә килгән хезмәтне саклау буенча инженерларны игътибар белән тыңладылар. Алар балаларга электр утының кайдан хасил булганлыгы, өйләргә һәм электр җиһазларга ничек эләккәнлеге турында аңлаттылар, шулай ук аның куркыныч белән янавы турында да сөйләделәр.
Балаларга тизлекне, җитезлекне һәм команда рухын тикшергән сынаган ярыш бигрәк тә нык ошады. Балалар, махсус каска, олы итек һәм шундый ук перчаткалар киеп, импровизацияләнгән электр баганасына кадәр йөгереп җитәргә, "янган" лампочканы борылып алырга һәм команда янына әйләнеп кайтырга тиеш иде. Шуны билгеләп узарга кирәк, моны үлчәме туры килмәгән перчаткаларда башкару кыен иде. Чираттагы электр монтеры лампочканы патронга борырга тиеш иде, һәм шул рәвешле - команданың ахыргы катнашучысына кадәр балалар биремне үтәргә тиеш иделәр.
Максималь тупланганлыкны һәм пөхтәлекне таләп иткән алдагы бәйгедә бөтен балалар да катнашты. Балалар компьютерга тоташтырылган Гоша исемле махсус манекен-тренажерның гомерен коткарырга тиеш иде. Балалар эчкә сулауларны һәм йөрәккә туры булмаган массажны бутап, берничә тапкыр пациентны "югалттылар", әмма, шулай да күп санлы кабатлаулар юлы белән, зыян күрүчене тормышка кайтарырга өйрәнделәр.
Чара ахырында барлык мәктәп укучылары призлар, ә иң мөһиме - яңа белем һәм тәэсирләр алды. Кызыклы һәм белем өстәүче чара аларның күңелләренә хуш килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев