Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Базарлар капланган түбә астында булырга тиеш

Якшәмбе көнне муниципаль берәмлек башлыклары белән видеоконференцэлемтә режимында узган киңәшмәдә республика президенты Рөстәм Миңнеханов базар эшчәнлеген оештыру буенча тәкъдимнәрне тыңларга әзерлеген белдерде.

"Ваклап сату базарлары турында һәм РФ Хезмәт кодексына үзгәрешләр кертү турында" Федераль законны тормышка ашыру кысаларында 500 мең кешелек шәһәр һәм торак пунктларда сәүдә махсус павильоннарда оештырылырга тиеш. Әлеге сорауны хәл итүгә җентекле рәвештә уйлап, бөтен вариантларны алдан карап якын килергә кирәк, дип билгеләп узды Президент. Күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау темасын караганда, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И. Фәйзуллин бер елга бирелгән акчаларның 80 проценты үзләштерелгәнлеген билгеләп узды. Республика буенча эшләр 215 йортта тәмамланган, әмма Дәүләт торак инспекция тарафыннан барлыгы 28 йорт кабул ителгән, калганнарында эшләнеп бетмәгән урыннар бар әле. Торак инспекциягә эшләнгән эшләр актларын вакытында тапшырмаган районнар тәнкыйтькә эләктеләр. Безнең район да шундыйлар исәбендә булды. Бүгенге көнгә асылмалы линияләрне җир астындагыларына күчерү эшләре бара дигән фикер яңгырады киңәшмәдә,. Видеоконференциядә муниципалитетларның игътибары модуль фельдшер-акушерлык пунктларын урнаштыру өчен фундамент мәйданчыкларын әзерләү кирәклегенә юнәлтелде.
Ахырда киңәшмәдә катнашкан башкарма комитет җитәкчесе урынбасары вазифаларын башкаручы А. Подовалов район төзелеш оешмаларын торак инспекциягә эшләрне башкару турындагы документацияне тапшыруга, Урыссу үзәк район хастаханәсе баш табибы Л. Хәлиуллинга тиешле оешмалар белән фельдшер-акушерлык пункты астына фундамент салу соравын ачыклауга чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев