Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Бистә урамнары матурланачак

Район үзәгенең күп фатирлы йортларының ике ишек алдында йорт яны территорияләрен төзекләндерү төгәлләнү алдында.

Шушы көннәрдә башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкаручы А. Подовалов инфраструктура үсеше бүлеге начальнигы урынбасары А. Кондрашов һәм "ТЭКО" ҖЧҖ директоры Р. Сәйфетдинов белән бергә ремонт эшләре барган йорт яны территорияләрен йөреп чыкты. Делегация М. Җә-лил, Тукай, Пушкин, Ленин урамнары, Славян тыкрыгындагы йортлар ишегалларында булды һәм подрядчылар башкарырга исәпләнгән тиешле эшләрне билгеләде. Шулай итеп, кайсыбер ишегалларында карт тирәкләрне кисү, кайберләрендә - люкларның чыгып торган урыннарын көйләү, кара туфрак кайтару, чүп үләнен чабу таләп ителә. Тиешле хезмәтләргә җиткерү максаты белән, сораулар "каләм астына" алынды һәм шушында ук аларны чишү вакыты билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев