Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Бюджетны саклаудан халык иҗатына кадәр...

...сораулары дүшәмбе көнне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Г. Белалова рәислегендә узган мәктәп һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре киңәшмәсендә каралды.

Яхшы җитәкче булыр өчен, барыннан да бигрәк, нигезсез чыгымнарны исәпләп, өстәмә табыш китерердәй чыганакларны эзләп табарга кирәк. Контроль-исәп-хисап палатасы рәисе З. Сәетгалина мәктәп директорлары һәм балалар бакчалары мөдирләрен финанс-контроль органнары тикшерүләре барышында ачыклана торган бертөсле бозулар белән таныштырды. Ул коммуналь уңайлыкларга түләгәндә, тәэмин итүчеләр белән муниципаль килешүләр төзегәндә бюджет акчаларыннан уңышсыз файдалану очракларын, түләүле уңайлыкларны күрсәтүдән һәм табыш китерә торган башка эшчәнлектән алынган акчаларны сарыф иткәндә юл куелган хаталарны мисал итеп китерде.
Мәгариф бүлеге мөдире Г. Сафиуллина җыелучыларны Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгы Казначылык департаменты региональ контроль бүлегенең учреждение хезмәткәрләренә эш хакы исәпләү һәм түләүнең дөреслеген тикшерү нәтиҗәләре белән таныштырды. Аның нәтиҗәләре буенча, мәктәп һәм балалар бакчаларының күпчелегендә хезмәт хакын түләү группалары түбәнәйтелгән. Әлеге үзгәрешләр балалар санының кимүе һәм оптимальләштерү чаралары белән бәйле.
Белем бирү учреждениесе җитәкчеләренә районда халык-кулланма сәнгатен үстерү планнары турында Актүбә бистәсе һәм Удмурт Республикасының Алнаши авылындагы халык кәсәбәчелеге предприятиеләрендә булып кайткан Балалар иҗаты үзәге директоры К. Ибраһимов сөйләде. Кызыл балчыктан, агачтан һәм төсле пыялалардан сувенир продукциясен ясау өчен, аның фикеренчә, районда туры килердәй табигый материалларның, әлеге производствога өйрәтерлек белгечләрнең, мәктәпләрдә укучыларны эшкә җәлеп итәрлек агач эшкәртү станокларының булуы сөйли. Халык-кулланма сәнгать әйберләрен җитештерүдә тәҗрибә туплау өчен Балалар иҗаты үзәге директоры якын көннәрдә Костромага барырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев