Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Чүптән чистардык

Пушкин урамы башында гаражлар массивын чистарту тәмамланды. Башкарылган эшне башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкаручы А. Подовалов кабул итте.

Район предприятиеләре эшчеләре 13 июльдән 20 июльгә кадәр 60 йөк машинасыннан артык чүп җыйдылар һәм чыгардылар. Беркетелгән территорияләрне чистартуга "Электросоединитель" ААҖ, "Урыссу химия заводы" ЯАҖ, "Урыссу электромеханика заводы" ААҖ, Әпсәләм төзелеш конструкцияләре һәм материаллары комбинаты, "Волма", Урыссу ГРЭСы, "Уруссу-Водоканал" ААҖ, "Урыссу җылылык челтәрләре" ҖЧҖ, "Теплосервис" МУП коллективлары чыкты.
Андрей Николаевич, тулаем алганда, эш яхшы башкарылган, дип билгеләп үтте. Бердәнбер шелтә - территориядә вак чүп калган. Аны предприятие җитәкчеләре оператив рәвештә җыеп алырга вәгъдә иттеләр.
"Район җитәкчелеге исеменнән әлеге җиңел булмаган хезмәтне - территорияне санитар чистартуны башкарган предприятие эшчеләренә рәхмәт белдерәсем килә", - диде сүзен йомгаклап Андрей Подовалов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев