Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

“Дубравушка” балаларны көтә

Үткән җомгада Роспотребнадзор, Дәүләт янгын күзәтчелеге, Ростехнадзор, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге вәкилләре балалар ялын уздыруга лагерьның әзерлеген бәяләделәр.

Шуны билгеләп үтәбез кыска гына вакыт эчендә туклану блогы реконструкцияләнгән. Биредә өстәмә рәвештә салкын кабымлыклар, камыр ашлары, ит ризыклары цехлары ачылган. Йокы корпуслары ремонтланган. Лагерьны хәзерләүдә үз өлешләрен "Электросоединитель", "Стройинвест плюс", "Урыссу җылылык челтәрләре", "Теплосервис", "Уруссу-Водоканал" предприятиеләре керткән. Эшләр сыйфатына комиссия тарафыннан дәгъва булмаган. Инде чәршәмбе көнне лагерь яшь табигать кочагында ял итәргә яратучыларныц беренче сменасын кабул итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев