Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Эшләр дәвам итә

Җомга көнне башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкаручы А. Подовалов Урыссу бистәсенең ике күп фатирлы йортларның төзелеш мәйданчыкларына чыкты.

Күтәрелә торган объектларда А. Подовалов шәхсән эшләр барышы белән танышты. Пушкин урамы буенча 27 фатирлы йортта ул генподрядчы белән бергә бөтен катлар һәм подъездлар буенча йөрде, фатирларны карады. Әлеге йортта биналарның күпчелек өлеше сыланган, җылыту радиаторлары, бүлмә аша ишекләр урнаштыру буенча эшләр алып барыла, зәңгәр ягулыкны сузуга керешкәннәр. Йортның тышкы ягыннан подъезд юлына, парковкага, газоннарга мәйданчык тигезләнә. Ишегалды киртәләрен урнаштыру сораулары хәл ителә. Сүз уңаенда, әлеге йортның һәрбер фатирында мөстәкыйль вентиляция системасы бар, бу исә күршеләрдән исләр керүгә комачаулый, шулай ук шәхси җылыту системасы урнаштырылачак. Якын көннәрдә электр үткәргеч һәм телекоммуникацияләр линиясенең комачау иткән терәген күчерү проблемасын хәл итәргә туры киләчәк.
Солнечный микрорайонындагы күп фатирлы йорт икенче катны күтәрү стадиясендә тора. Монда башкарма комитет җи-тәкчесе вазифаларын башкаручы һәм төзүчеләр йортка бөтен коммуналь системаларны сузу, микрорайоннан кар суларына отвод ясау мөмкинлекләрен карадылар. Шушы көннәрдә йортта тәрәзәләргә пыяла кую һәм стеналарны штукатурлау буенча эшләр башланырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев