Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Фикер йөртү рәвешен үзгәртү зарур

Республиканың унҗиде районында күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясалган.

Моның турында видеоконференция элемтәсе режимында муниципаль берәмлекләр башлыклары белән 15 сентябрьдә узган киңәшмәдә республика президенты Р. Миңнеханов хәбәр итте. Кайбер районнарда, шул исәптән безнекендә дә, торак инспекциясенә башкарылган эшләр актын тапшыруны активлаштыру мөһим. Видеоконференция барышында башка сораулар да каралды: фельдшер-акушерлык пунктларына ремонт ясау (артта калу киметелгән), "Чиста су" программасын тормышка ашыру (су үткәргеч челтәрләренең 22 чакрымы сузылган һәм 42 скважина борауланган). ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Р. Шәйхетдинов таныштырып узган ведомство һәм хезмәтләр арасында электрон бәйләнеш соравын тикшереп, президент урыннарда фикерләү рәвешен үзгәртү мөһимлеге турында ассызыклап узды: шул ук айпадлардан файдалану эшне җиңеләйтергә мөмкинлек бирәчәк.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры М. Әхмәтов республиканың авыл хуҗалыгы производствосындагы эшләр торышы турындагы чыгышында савым көтүләрен кышын абзарларда асрауга күчерү эшен активлаштыруга басым ясады. Әлеге сорауны хәл итүне сузу хуҗалыкларның акчаларны югалтуларына тиң: терлекләрнең продуктивлыклары кими, сыерлар вакытыннан алда ташлана. Нәтиҗәдә, диелде киңәшмә барышында, гомумән алганда, сөт терлекчелеге продуктивлыгының нәтиҗәлелеге кими.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев