Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Гыйлемле кеше - нурлы кеше

Агымдагы елның 22 октябре - Ютазы районы тарихына уелып язылган көн булды: Ютазы авылында мәдрәсә ачылды.

Тантанага җыелган ютазылыларны, кунакларны Ютазы районы имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрданшин сәламләде. Хәерле эшләребезнең бәрәкәтле һәм нурлы булуын теләп коръән яңгырады. Мөэмин-мөселманнарны мәдрәсә ачылу тантанасы белән район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Нуриев котлады. Ул кыска вакыт эчендә мәдрәсә төзүне тәмамлаган һәм Ютазы авылы халкына бүләк иткән "Вторчермет" ҖЧҖ директоры Илдар Җиһангировка, аның урынбасары Рөстәм Асылгәрәевка һәм бөтен коллектив эшчеләренә ихлас рәхмәтен белдерде. Киләсе елда Ютазы авылы нигезе салынуга 100 ел тула. "Бүген биредә мәдрәсә ачуны әлеге зур дата йөзеннән төзекләнү һәм матурлану юлындагы беренче адым дип санарга мөмкин", - дип канәгатьлек хисе белән билгеләп үткән Рөстәм Мидхәт улы, район исеменнән дини мәктәпкә компьютер, сыйныф тактасы һәм теннис өстәле бүләк итте.

Ютазы мәхәлләсе халкы шатлыгын уртаклашып килгән. Татарстан җөмһүрияте мөселманнары Диния нәзәрәте мөфтие урынбасары Рәшит хәзрәт Маликов үз чыгышын һәрбарчабызга Аллаһының олугъ сәламен тапшырудан башлады. Гыйлем ияләре, гыйлем өстәгән, аны тараткан кешеләр генә Ходайны беләләр, аңа якын була алалар. Безнең татар халкы, нинди генә авыр һәм кыерсытулы юллар аша узса да, ул һәрдаим аң-белемен сакларга, үзен яшәтергә көч тапкан милләт, дип билгеләп үтте Рәшит хәзрәт. Бу максатка ирешүдә әлбәттә мәчетләребез, мәдрәсәләребез туры юл һәм якты нур булып хезмәт итә. Зур кунак җәй башында гына нигез ташы салынган мәдрәсәне төзегән И. Җиһангировка, Р. Асылгәрәвка, имам-мөхтәсиб М. Мәрданшинга Татарстан җөмһүрияте мөселманнары Диния нәзәрәтенең рәхмәт хатларын тапшырды. Рәшит хәзрәт Маликов Ютазы төбәгендә ислам дине үсешенә мөмкинлек тудырган район башлыгы Марсель Шәйдуллинга аерым изге рәхмәтен юллады. Ютазы авылы халкын мәдрәсә ачу тантасы белән дин әһелләре, кунаклар һәм төзүчеләр үзләре дә тәбрик иттеләр.
Тәкъбир авазлары астында мәдрәсә ишегенә бәйләнгән ал тасма киселде. Дини мәктәп ике сыйныфтан, ашханәдән тора. Алар җиһазландырылган, коммуникация уңайлыкларына тоташтырылган. Укытучы-хәзрәтләр өчен торак мәйданнар булдырылган. Шунысын да әйтергә кирәк, төзүче-меценатлар мәдрәсене тоту чыгымнарын күтәрүдә дә ярдәм кулы сузарга вәгъдә иткәннәр. Хәзер иң мөһиме, мәдрәсәне буш тотмау, аның бүлмәләреннән коръән, аять авазлары яңгырап торуны тәэмин итү. Ә моңа ирешү өчен әти-әниләр, әби-бабайлар, укытучылар, тәрбиячеләр, дип әһелләреннән ислам динен адәм баласы күңеленә әклак һәм тәүфыйк чыганагы, якты нур итеп иңдерү өчен бердәм эш алып бару таләп ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев