Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Хезмәт сыйфатын күтәрергә

Урыссу үзәк район хастаханәсе персоналы белән чираттагы киңәшмәне узган пәнҗешәмбедә район башлыгы Р. Нуриев үткәрде.

Киңәшмәне Урыссу үзәк район хастаханәсенең баш табибы Ринат Фатыйхов хастаханәнең 10 айга эш нәтиҗәләрен җиткерүдән башлады. Урыссу үзәк район хастаханәсе эшенең төп күрсәткече булып халык сәламәтлеген саклау һәм ныгыту, медицина ярдәме сыйфатын күтәрү тора. Ун ай дәвамында стационар медицина ярдәме дәүләт гарантияләре программасы нигезендә дәүләт заказы үтәлгән, көндезге стационар буенча - еллыктан 95 процентка. Стационарда булуның уртача дәвамы - 10,2 көн, республика буенча 11,3 көн тәшкил иткән. Бу уңай күрсәткеч, дип ассызыклады баш табиб, чөнки сәламәтлек саклау буенча стационарда булу озынлыгы кимү тенденциясе күзәтелә. Ринат Габдуллович шулай ук район медиклары эшендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып профилактика торуын билгеләп үтте. Аның отчетында райондагы демографик вәзгыять тә урын алган иде, ул узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 31 процентка яхшырак. Шуңа да карамастан, районда үлүчеләр саны туучылар саныннан артып китә һәм табигый үсешне киметә. Гомуми үлүчеләр структурасында кан әйләнеше системасы авырулары өстенлек итә - 54 процент, икенче урынны онкологик авырулар алып тора, соңыннан - ашкайнату органнары авырулары. Кешеләр шулай ук җәрәхәтләрдән - үлем сәбәбе буларак, тышкы тәэсирләрдән үлә, дип ассызыклады докладчы. Ел дәвамында дарулар белән тәэмин итү соравы күтәрелә, һәм чишелеп тора.
Үз докладында баш табиб түләүле хезмәтләр хастаханә кассасын 96 процентка тулыландырырга мөмкинлек бирүен билгеләп үтте. Район башлыгы медицина хезмәткәрләренә әлеге чараларны мөһим җайланмалар сатып алырга яки районга тар даирә белгечләре җәлеп итәр өчен торак сатып алырга сарыф итәргә тәкъдим итте. Чөнки кадрлар мәсьәләсе биредә йөз процентта хәл ителмәгән, районга офтальмолог, анестезиолог, педиатр һәм башка белгечләр кирәк. "Муниципалитет ел саен хастаханәнең матди-техник базасын ныгыту өчен аерым акча бүлә. Эшләнгән чараларны әлеге максатларга юнәлтеп, сезнең дә әлеге сорау белән мөстәкыйль рәвештә шөгыльләнүегезне теләр идем", - диде Рөстәм Мидхәт улы, хастаханә җитәкчелеге алдында аерым бурыч куеп.
Бүген мәдәният, сәламәтлек саклау, белем бирү өлкәләрендә яңа хезмәткә түләү системасы кулланыла башлады. Табибларның, урта медицина персоналының хезмәт хакы турында сөйләгәндә, Рөстәм Мидхәт улы югары белемле белгечләрнең, аерым алганда, бүлек мөдирләренең хезмәт хакы белән кызыксынып, әлеге проблеманы муниципалитет дәрәҗәсендә карарга вәгъдә итте.
Халыкның район сайтына хастаханә эше буенча мөрәҗәгатьләре соравын Гөлдания Белалова күтәрде. Әлеге мәсьәлә газетабыз битләрендә яктыртылды, шуңа күрә әлеге теманың дәвамы булачак. Рөстәм Нуриев бу уңайдан билгеләп узганча, мондый юнәлештәге эш кирәк, чөнки тәнкыйть өчен түгел, хезмәт сыйфатын, халыкның мәгълүматлылыгын күтәрергә булышлык итә. "Булган проблемаларны уйдырма-юрамалар яссылыгыннан чыгарырга һәм күмәк тикшерергә кирәк", - дип сүзен тәмамлады ул.
Мәгариф, сәламәтлек саклау, ТКХ сораулары буенча анкеталаштыру нәтиҗәләре белән җыелучыларны район башлыгының ришвәтчелеккә каршы сәясәт буенча ярдәмчесе Екатерина Огнева таныштырды. Барлык сораулар бер нәрсәгә кайтып калды: сәламәтлек саклау хезмәткәрләре тарафыннан халыкка хезмәт күрсәтү сыйфаты яхшыртуны таләп итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев