Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Иң мөһиме - үзконтроль

"Бердәм Россия" сәяси партиясенең "Диабет белән көрәштә берләшик" проекты нигезендә шикәр чиренә дучар булган балаларга тест-полоскалар тапшырылды. Соңрак алар өр-яңа глюкометрлар белән тәэмин ителәчәкләр.

Үзәк район хастаханәсенең конференц-залында узган чарада төп химаяче - "Татарстан Республикасы буенча шикәр чире белән авыручылар җәмгыяте" региональ иҗтимагый оешма рәисе Л. Нуртдинов катнашты. Чакырылган медицина өлкәсе хезмәткәрләренә, аеруча балаларга һәм аларның ата-аналарына мөрәҗәгать итеп, ул шикәр чиренең мәкерле, шул ук вакытта контрольгә бирешүчән авыру булуын тагын бер тапкыр искәртте.
- Диабетны мин яшәү рәвеше дияр идем. Әлеге чиргә дучар булып та, актив тормыш алып барып, озын гомер кичерүчеләр бар. Иң мөһиме - үзконтроль. Шунысы аяныч, шикәр чире яшәрә: авыру балалар саны күзгә күренеп арта. Әмма балалар бүген үз халәтләренә зур җаваплылык белән карыйлар, алар өлкәннәргә караганда да дисциплиналырак, - дип билгеләп үткән Ленар Мифтах улы җитәкли торган җәмгыять элекке елларда Яр Чаллы шәһәре территориясендә генә үз эшчәнлеген алып барса, соңгы чорда ул Кама буе шәһәр һәм районнарында яшәүче диабет белән авыручыларны да глюкометрлар һәм тест-полоскалар белән тәэмин итә башлаган. Изге эшләре өчен Л. Нуртдиновка район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Г. Белалова рәхмәтен белдерде. Кунак әйткән фикерне җөпләп, Гөлдания Нурлыгаян кызы шикәр чире белән авыручы балаларга карата әти-әниләр белән беррәттән укытучылар да игътибарлы булырга тиешлеген ассызыклады. Шул очракта гына диабет белән көрәштә без бердәм була алабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X