Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Иң яхшы полиция хезмәткәрләренә бүләкләр

Полиция хезмәткәрләренең профессиональ бәйрәмнәре уңаеннан, эчке эшләр бүлегенең актлар залында район башлыгы катнашында тантаналы җыелыш булып узды.

Беренчеләрдән булып үзенең коллегаларын Ютазы районы Эчке эшләр бүлеге башлыгы, полиция полковнигы Атлас Сәмигуллин котлады. Ул үзенең барлык кадрлар составына һәм бүлек ветераннарына данлы хезмәтләре һәм профессияләренә тугъры калулары өчен рәхмәт сүзләре җиткерде. Район башлыгы Рөстәм Нуриев та полиция хезмәткәрләренә котлауларын һәм рәхмәтләрен белдерде. "Сезнең барыгызны да чын күңелдән профессиональ бәйрәмегез белән тәбрик итәм, - ди бүлек эшчеләренә мөрәҗәгать итеп ул. - Мин аңлыйм, көннән-көнгә кемнәр белән генә эшләргә туры килми сезгә. Шуңа күрә сезнең һәрберегезгә түземлек, чыдамлылык һәм нык нервалар телим. Сезнең һәркөнне башкарган эшләрегез безнең районны тагын да уңышлырак, ә тәртип бозучыларны - законны тыңлаучы итсен". Рөстәм Мидхәтович район советының мактау грамотасын тикшерү эше буенча ЭЭМБ башлыгы урынбасары, юстиция майоры Флорид Ильясовка һәм ЭЭМБ дежурный полиция подполковнигы Мөхәммәт Гәрәевка тапшырды. Район башлыгының рәхмәт хатларына ГИБДД бүлеге башлыгы, полиция майоры Эдуард Фәйзрахманов, өлкән оперуполномоченный, полиция капитаны Илдар Салимшин һәм РЛС буенча бүлек башлыгы ярдәмчесе, эчке хезмәт майоры Илдар Әскәров лаек булдылар.

Шулай ук Атлас Сәгыйдулла улы кулыннан берничә хезмәткәр Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының бүләкләрен кабул итеп алдылар. I дәрәҗәдәге "Хезмәттәге уңышлары өчен" медале белән полиция полковнигы Флорид Ильясов, полиция старшинасы Анатолий Ртищев, өлкән полиция прапорщигы Зиннур Тимерзянов бүләкләнделәр. II дәрәҗәдәге шул ук медальгә полиция прапорщигы Илшат Идрисов, полиция подполковнигы Марат Сибагатов һәм эчке хезмәт майоры Айдар Хәмидуллин ия булдылар. Ә III дәрәҗәдәге "Хезмәттәге уңышлары өчен" медален өлкән полиция лейтенанты Альберт Алексеев, Илсур Галимов, Раушан Шамсуллин һәм эчке хезмәт капитаны Альберт Нигмәтуллин алдылар. Республика Эчке эшләр министрлыгының мактау грамотасы белән өлкән сорау алучы Дмитрий Чакров бүләкләнде. ЭЭМда яхшы хезмәте өчен күкрәк билгесен өлкән полиция вәкаләтле участковые, өлкән лейтенант Илнар Сафин алды. Моннан тыш, бүлекнең мактау грамоталарына ГИБДД бүлегенең пропаганда буенча өлкән инспекторы, полиция капитаны Тимур Каримов, УУП и ПДН бүлеге башлыгы, полиция майоры Рәфис Шакиров, камендант төркеме полициясе, өлкән полиция прапорщигы Зиннур Тимерзянов һәм бухгалтер Гөлсинә Латыпова ия булдылар.

Бүлектә ветераннар һәрвакыт аерым бер урынны алып торалар. Алар яшь хезмәткәрләргә коллективта үз урыннарын табарга, әлеге профессиянең нечкәлекләрен күрергә ярдәм итәләр. Алар белән санлашалар һәм киңәшләшәләр. Бу бәйрәм көнне дә бүлекнең ветераннар советы рәисе Дамир Уралов шулай ук үзенең коллегаларын бәйрәм белән тәбрик итте һәм ветеран-юбилярларга, агымдагы елда түгәрәк даталарын бәйрәм итүчеләргә зур булмаган бүләкләрен тапшырды. Моннан тыш ул һәлак булган хезмәттәшләрен бер минутлык тынлык белән искә алырга тәкъдим итте. Бәйрәм азагында ветераннар яшь стажерларга кечкенә бүләкләр тапшырдылар һәм уңышлы хезмәт теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев