Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Игелек кылырга ашыгыгыз

Чәршәмбе көнне район мәдәният йортында инициаторы "Кайгырту" Хәйрия фонды булган Хәйрия марафоны узды.

Дәүләт Думасы депутаты Ришат Әбүбәкиров башлангычында эшләүче фонд аз керемле гаиләләрдән талантлы балаларга, шулай ук ятимнәргә һәм инвалидларга ярдәм һәм булышлык күрсәтә. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, фонд дүрт район - Әлмәт, Лениногорский, Баулы һәм Ютазы районнары территорияләрендә гамәлдә. Әлеге чарада Дәүләт Думасы депутаты Р.Әбүбәкиров, район башлыгы вазифаларын башкаручы Р. Нуриев, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Г. Белалова, җирлекләр башлыклары, бүлекләр начальниклары, предприятиеләр һәм хезмәтләр җитәкчеләре катнашты. Хәйрия марафоны барышында Корбовлар гаиләсенә, аерым алганда, кечкенә Оля Корбовага ярдәм күрсәтелде. Ул Германиядә дәваланачак. Тулаем алганда, марафонда катнашучылар көче белән 100 мең сумнан артык суммада ярдәм күрсәтелде. Нуриев сүзләре буенча, район хәйрия фондыннан тагын 50 мең сум акча бүленде. Кечкенә Оляның әнисе, баласының проблемасына битараф калмаган кешеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Район башлыгы вазифаларын башкаручы Р. Нуриев билгеләп үтүенчә, районда Хәйрия фонды гамәлдә инде, аның максаты - мохтаҗларга ярдәм итү. Моннан тыш, булачак беренче сыйныф укучыларына булышлык күрсәтүче "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит", "Кешеләрне коткару өчен канымны бирәм" дип аталган һәм башка акцияләр уздырыла. Соңгы акция барышында, мәсәлән, 87 кеше кан тапшырган һәм районның 47 хатын-кызына ярдәм күрсәтелгән. Районның күп предприятиеләре спортны үстерүгә булышлык күрсәтәләр. Ел саен бер көнлек хезмәт хакын Хәйрия фондына күчерү традициягә әверелде. Өлкән яшьтәге кешеләр өчен "Сәламәт" сәламәтләндерү үзәкләре гамәлдә, аларда өлкәннәр сәламәтлекләрен яхшырта алалар. Гомумән алганда, узган елда мохтаҗларга 2 миллион 396 мең сумлык ярдәм күрсәтелгән.
Чара барышында Ришат Әбүбәкиров "Нур-Агро" ҖЧҖның күзәтчелек советы рәисе Сирин Галиевка һәм үзәкләштерелгән китапханә системасы директоры Елена Ковальга Татарстан Республикасында эшләү буенча Дәүләт Думасы депутатының Ютазы районында ярдәмчесе таныклыклары тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев